

- Махсус хәрби операциянең 60 катнашучысы бер көнгә Стәрлетамакка килде, хәзер алар кадрлар программасының икенче модуле буенча укыйлар. Аның кысаларында хәрби ветераннарыбыз төбәкнең икътисадын һәм финанс мәсьәләләрен өйрәнәләр. Алар арасында өч Стәрлетамак егете бар: Данат Бикташев, Олег Конев һәм Василий Дудник, - дип хәбәр итте Стәрлетамак мэры Эмиль Шәймәрданов. - Мин Данат Ринатовичның кадрлар программасы буенча остазы, августтан бирле байтак уртак эш-гамәлләр башкарылды. Алар барышында Данат әфәнде муниципалитет тормышына идарә ягыннан чумды. Моның өчен ул киңәшмәләрдә катнашты, минем белән объектларга чыкты. Шулай ук халык белән очрашты. Данат үзе әйтүенчә, ул үзе өчен күп яңалыклар ачкан, элегрәк гади күзлектән караганда - күп процесслар башкача оештырылган, дип уйлаган булган.
Программада катнашучылар республиканың төрле муниципалитетларыннан килгән. Стәрлетамакта МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре белән эшнең ничек оештырылуын, шәһәрнең аларга нинди ярдәм күрсәтүен бәян иткәннәр. Аннары батыр йөрәкле кунакларны Стәрлетамак шәһәренең МХО ветераннары Ассоциациясе һәм Ватан яугирләре гаиләләре комитеты белән таныштырганнар. Әлеге оешмалар нәрсә белән шөгыльләнүләре, үзара ничек хезмәттәшлек итүләре, шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәге турында сөйләгәннәр. "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы белән таныштыру да булган.
Соңыннан ветераннар Җиңү паркында МХО яугирләренә хөрмәтенә мемориалга чәчәкләр салган. Предприятие белән идарә итү системасын "Шихан" мисалында өйрәнгәннәр. Кунаклар шулай ук яшьләрнең психология үзәге филиалында, махсус хәрби операция музеенда булып чыканнар. Ветераннарны урындагы Ходай йортларына да алып барганнар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.