

"Башкортстан Республикасы МХО ветераннары Ассоциациясе" турыдан-туры Башкортстан яугирләрен берләштерә. Оешма ветераннар мәнфәгатьләрен яклый, социаль ярдәм күрсәтүне оештыра һәм хезмәттән соң социаль җайлашу өчен шартлар тудыра.
Республикада шулай ук "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалы эшли. Социаль координаторлар ветераннарны һәм һәлак булган хәрбиләребезнең гаиләләрен ташламыйлар. Бу максатлар өчен Русия Президенты тарафыннан "Ватан яугирләре гаиләләре комитеты" төзелде. Ә һәлак булган Ватан саклаучыларының Гомумрусия оешмасы аларның гаиләләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый. Моннан тыш, һәр муниципалитетта махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүнең бердәм үзәкләре булдырыла.
Барлык бу структураларның төп бурычы - ярдәм фрагментар түгел, ә комплекслы булсын өчен көчләрне берләштерү булып тора.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".