Башкорт батальоны хәрбиләре ялдан соң яу кырына китте

Салават Юлаев исемендәге Башкорт батальоны яугирләре отпускыларыннан соң махсус хәрби операция зонасына киттеләр. Хәрбиләрне республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов якыннары, дуслары озатып калды.    

Башкорт батальоны хәрбиләре ялдан соң яу кырына киттеБашкорт батальоны хәрбиләре ялдан соң яу кырына китте
Башкорт батальоны хәрбиләре ялдан соң яу кырына китте

Вице-премьер үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика даими рәвештә алгы сызыкка гуманитар ярдәм җибәреп тора. Аннары социаль-көнкүреш мәсьәләләрен оператив хәл итә һәм ил иминлеген яклаган ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итә.

«Легендар генерал Миңнегали Шайморатов әйтмешли: «Салават токымы чигенә белми!». Бүген ялдан соң Салават Юлаев исемендәге батальон яугирләре алларына куелган бурычларны үтәү өчен махсус хәрби операция зонасына, үз позицияләренә кайталар. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз! Алар чын батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге! Ышанам, Җиңү безнең кулда булачак», — дип ассызыклады Ирек Хәйривара улы.

Башкортстанда 2022нче елның 26 сентябрендә Росгвардия составында Салават Юлаев исемендәге батальоннар оештырылган иде. Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән өч ел эчендә батальон хәрбиләре яңа территорияләрдә хокук тәртибен тәэмин итү буенча бик күп мөһим бурычларны үтәделәр, дип билгелиләр. Әлегесе көнне дә, тәртипле, җаваплы һәм грамоталы эш үрнәге күрсәтүләрен дәвам итәләр, диләр.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкорт батальоны хәрбиләре ялдан соң яу кырына китте
Башкорт батальоны хәрбиләре ялдан соң яу кырына китте
Автор:
Читайте нас