

Тикшерү барышында максималь уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыру өчен кирәкле үзгәрешләр билгеләнде. Комиссия торак пространстволарын җентекләп өйрәнде, ишек тупсаларын, санузел һәм йөрү юлларын да кертеп шул исәпкә. Ишекләрне киңрәкләренә алыштыруның, «акыллы йорт» системасын урнаштыруның мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук кухня һәм санузелны яңартып, яңа махсуслаштырылган ваннага алмаштыруны тәкъдим итү карары кабул ителде. Өстәмә рәвештә култыксалар, өйдә ярдәм итү өчен «акыллы» колонка, робот-тузан суырткыч, аннары электр кәнәфие һәм өстәл белән компьютер урнаштыру планлаштырыла.
Моннан тыш, ветераннарга адаптив кием турында сөйләделәр һәм аны алу өчен гариза бирергә тәкъдим ясадылар.
Торакны адаптацияләү - фондның Башкортстан Республикасындагы филиалы эшчәнлегенең төп һәм өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм инвалид ихтыяҗларына карап махсуслаштырылган акчалар бирә. Моның өчен социаль координаторга яки турыдан-туры «Ватанны саклаучылар» фондының Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы 107 адресы буенча урнашкан филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.