Махсус хәрби операция
31 октябрь 2025, 08:33

“Өмет” – тугры юлдашым”

  Башкортстанның халык артисты Радик         Динәхмәтов йөрәк кушуы буенча безнең шул исемдәге     акциябезгә кушылуы турында Махсус хәрби операция     зонасыннан хәбәр җиткерде.           

“Өмет” – тугры юлдашым”“Өмет” – тугры юлдашым”
“Өмет” – тугры юлдашым”

   “Чебешне көз саныйлар”, ди халык әйтеме. Ә көз айлары безнең өчен иң кызу эш чоры. Чөнки киләсе ел өчен гәзит-журналларга язылу кампаниясе старт алды һәм ул декабрь ахырына кадәр кыза бара.

   Бүгенге интернет заманында, күпләр күзен дә алмый компьютер-телефон экраннарына капланганда, матбугат басмаларына яздыру торган саен авырлаша бара, сер түгел. Шулай да, дистә еллар дәвамында бергә атлаган дусларыбыз безнең белән, шулай ук яңа әбүнәчеләребез дә өстәлеп тора, шунысы куандыра. Ә инде игълан ителгән акцияләребезне күтәреп алучылар булу безгә тагын да тырышыбрак эшләргә дәрт-илһам бирә.

   “Өмет” бүләк ит” дип исемләнгән акциябез инде берничә ел дәвам итә. Анда катнашып әти-әниләренә, туганнарына, мәктәпләргә һәм балалар йортларына, шифаханә һәм дәваханәләргә, сугыш һәм тыл ветераннарына, шулай ук авыр тормыш сынавы алдында калган гаиләләргә “Өмет” гәзитен яздырып бүләк итүче игелекле кешеләрнең саны да шактый булды. Кешеләргә бәхет, рәхәтләнеп шәп гәзит уку, дөнья мәшәкатьләрен беразга булса да онытып тору шатлыгын бүләк итүче дусларыбызның күп булуы белән горурланабыз һәм үзебез дә аларга һәрчак ныклы иңебезне куярга әзербез.

   Бу юлы “Өмет” бүләк ит” акциясенә Башкортстанның хплык артисты Радик Динәхмәтов кушылды. Радик 2023 елдан махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Талантлы музыкант һәм җырчының изге күңеле илебез тынычлыгы сынау алдында калган вакытта түзә аламы соң: ул үз теләге белән яу яланына юл алды. Берничә тапкыр яраланды, тагын сафка басты. Хатлар язышып – хәлләр белешеп торабыз, кыска вакытлы ялларга кайткан арада ул безнең белән күрешергә вакыт таба. Без һәрчак аның үзен, аның белән бергә бәйрәмнәр үткәргән тыныч елларны, аның редакциягә үз куллары белән пешереп алып килгән телне йотарлык тәмле пылауларын да сагынабыз.

   -3 ел хәрби операциядә булгач, пылау да пешергән юк, чөнки яу яланында аны әзерләү мөмкинлеге юк бит,- ди Радик.-  Менә, Аллаһ боерса, җиңү белән кайткач, сезгә килермен һәм дустым Рәдис Гыйлван улын “Русиянең атказанган журналисты” исеменә лаек булуы белән котлармын, бар коллективыгыз белән күрешермен әле.

   -“Өмет” гәзитен минем иҗат чишмәмнең башыннан ук тугры юлдашым, анда эшләгән һәр журналистны -  дустым дип атый алам,- дип сүзен дәвам итә Радик. – Чөнки 90нчы елларда, мин сәхнәгә чыккан гына чорда, 50 меңләгән тиражы булган “Өмет” мине бар республика халкына танытты, ул вакытта интернет-фәлән юк бит әле, халык мөкиббән китеп гәзит укый иде. Үзем һәм әнием, бар туганнарым-дусларым яратып укыган гәзитне бүген дә республикада иң зур тиражлы булып калуы, үз укучыларының өметләрен аклап яшәве өчен хөрмәт итәм. Шуңа да мин “Өмет” бүләк ит” акциясендә катнашырга, басма матбугатны яратып укучыларга гәзит яздырып бүләк итәргә булдым.

   Радик яу кырыннан җибәргән 10000 сум акчага Дүртөйле районы Баеш авыоындагы картлар йорты өчен – 4, Дүртөйле гимназиясенә – 5 дәна “Өмет” яздырылды. Илләргә тынычлык кайтсын да, дустыбыз Радик яздырган гәзитләрне өр-яңа 2026 һәркем шатлык-куанычлар белән генә укысыннар иде дигән теләктә калабыз.

                                                      Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас