

Биредә хәрбиләребезнең батырлыгы һәм ныклыгы турында дәлилләгән трофей экспонатлары, битараф булмаган кешеләрнең бәяләп бетергесез ярдәме турында сөйләүче волонтерлык инициативалары күрсәтелде. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә Бүздәк арналган буклетлар тараттылар. Шулай ук биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга юнәлдерелгән «Мәрхәмәтлелек тартмасы» акциясе дә узды.
- Битараф булмаган кешеләр һәм кунаклар катнашында хәрбиләр өчен кирәкле беренче әйберләрне җыюга ирештек. Җибәрелгән һәр тартма - безнең кайгыртучанлык һәм ихлас рәхмәт белдерүебезнең бер өлеше. Мондый чаралар ватанпәрвәрлек, горурлык һәм гражданлык җаваплылыгы хисләрен ныгыта. Аннан соң безне тынычлыкка һәм Ватаныбыз иминлегенә омтылуда берләштерә, – дип билгеләп үтте яшьләр үзәге җитәкчесе Альбина Янбухтина.
Гуманитар ярдәм фронтка имин, хәвеф-хәтәрсез барып җитсен! Исән-сау туган илебезгә җиңү белән кайтырга язсын сезгә, хәрбиләр!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: «Бүздәк яңалыклары» гәзите сайты.