

Бүгенге көндә Алена ханым берничә тапкыр үз гомерен куркыныч астына куйган, ләкин ничек итсә иткән - яугирләребезгә ярдәм күрсәткән. Агымдагы елның июнендә дә шулай булган. Ул дошман дроннары һөҗүме астында калган хәрбиләрне коткарган, әмма үзе җәрәхәтләргә дучар булып яраланган.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Алена Саркисян II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» һәм генерал Шайморатов медальләре белән бүләкләнде. Башка дәүләт бүләкләренә дә тәкъдим ителгән язмабыз героинясы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.