Махсус хәрби операция
29 октябрь 2025, 00:00

Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты

Башкортстанда махсус хәрби операция катнашучылары кыска вакытлы ялда булуларын дәвам итәләр. Ял вакытында хәрбиләр район һәм шәһәр башлыклары белән очраша. Яугирләр фронтта көннәре ничек узуы турында сөйлиләр, хезмәттәшләренең сәламнәрен якташларына җиткерәләр һәм алгы сызыкта гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр.

Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очраштыЯугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты
Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты

Шушы көннәрдә Гафури районы хакимияте башлыгы Венера Вахитовка Красноусолдан "Албанец" позывнойлы махсус хәрби операция яугире кергән. Алгы кырыйда ир-ат Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге Беренче ирекле башкорт батальоны составында 2022нче елның көзеннән үк хезмәт итә. Хәрби бурычларны командирның кораллану буенча урынбасары вазифасында башкара.  Шулай ук ул хәрби казанышлары өчен генерал Шайморатов ордены, Жуков медале һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

"Аның кыска вакытлы ялы ахырына якынлашты. Хәзер "Албанец" алгы сызыкка, яу кырындагы иптәшләре янына кайта. Ә монда, өйдә, яраткан хатыны һәм ике баласы көтә. Айнур аңлы рәвештә Ватанны саклаучы юлын сайлады. Мондый егетләр - безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Аларның ныклыгында - Русия көче. Без солдатларыбызга ышанабыз. Барыгызны да исән-сау өегезгә көтәбез", - дип язган Венер Вахитов социаль челтәрләрендә үзенең рәсми сәхифәсендә.

Дуван районы хакимияты башлыгы Айдар Абдуллин да күптән түгел "Турист" позывнойлы хәрби белән күреште. Ул да кыска вакытлы отпускыга туган якка кайткан.

"Айдар Булат улы һәм "Турист" хәрби хезмәт, фронт линиясендәге вәзгыять һәм яу яланындагы иптәшләренең батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләшкәннәр. "Барлык авырлыкларга да карамастан, аның ышанычы, ныклыгы һәм җиңүгә ышанычы сизелә. Нинди сораулар һәм ихтыяҗлар булганын да барладык. Аннан соң нәрсә белән ярдәм итә алуыбыз белән кызыксынып алдык. Без бит МХО зонасындагы каһарман йөрәкле райондашларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә торабыз һәм булдыра алганча ярдәм итәргә омтылабыз", - ассызыклады муниципалитет җитәкчесе.

Моңарчы Уфадан махсус хәрби операция яугирләре белән башкаланың Октябрь районы башлыгы Антон Тарасов очрашкан иде.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты
Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты
Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты
Яугирләребез муниципалитетлар башлыклары белән очрашты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас