

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең МАХ кушымтасындагы аккаунтындагы рәсми сәхифәсендә махсус операциядә катнашучыларның чын патриотлар булуын билгеләп үтте. Бу югары кешелеклелек сыйфаты яу кырында чагылыш тапты, республика файдасына хезмәт итүдә дә чагылыш табачак, дип саный ул.
"Әгәр беренче модульдә безнең яугирләр иң яхшы идарә практикаларын өйрәнсәләр һәм тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә стажировка узсалар, хәзер аларга икътисад һәм финанслар темасына тирәнрәк чумарга туры киләчәк. Бу алдагы эшчәнлекләрен кирәк булачак мөһим белемнәр. Лекцияләрне иң яхшы мөгаллимнәр укыячак, ә гамәли тәҗрибәләре белән дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар, эре оешмалар җитәкчеләре уртаклашачак. Проектта катнашучыларның төп бурычы - игътибар белән тыңлау, яңа мәгълүматны хәтерләренә сеңдерү, компетенцияләрне арттыру. Безнең егетләр - чын патриотлар. Алар яу кырында Ватанны саклаганнар. Һәм мин һичшиксез, шикләнмим, хәзер алар шулай ук фидакарь рәвештә безнең республика файдасына эшләячәк", - дип белдерде Радий Фәрит улы.
Исегезгә төшерәбез, 70 хәрби бүгенге көндә белемнәрен арттыра. Укулар Гафури районында уздырыла.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.