

Хәлең ничек, солдат анасы?
Cоңгы елларда аеруча күп кешеләрнең кичергәннәре, күргәннәре, алар үткән язмыш сынаулары бер килеп милли әдәбиятыбызда да зур урын алыр. Яңа романнар, яңа драма әсәрләренең яңа геройлары, яңа персонажлары барлыкка килер. Ә әлегә басма матбугатта күренә килгән кешеләр аның нигез ташы булып, сюжет идеясе бирер, ә кем белә, бәлки бүген гәзитләрдә сез күрә килгән геройларыбыз – солдатлар, аларның әниләре, әтиләре, хатыннары, якыннары оста каләмле язучының күләмле әсәрендә бик якты герой булып балкыр? Барысына да вакыт кирәк. Чөнки без шундый заманда яшибез – һәр көн геройлар тудыра! Булыр ул романнары да, әмма соңрак... Югыйсә, солдат әниләренең бер көне дә, йокысыз узган бер төне дә бер китапка сыймаслык әрнүле, сагышлы, төпсез уйлар дәрьясы...
Яшьтәшем Лүзә (туган көнебез дә бер үк булып чыкты) дә менә 3 ел инде шул кичерешләр белән яши. Мобилизация белән киткән бердәнбер улы – Элдары – еракта вакытта йөрәк ярасы булса, кайтса, атылыр йолдыз кебек күренеп кенә калыр кояшы, сөенече, шатлыгы, яшәү мәгънәсе. Күрше булып килгән Нәзирә апаның: “Энекәшем СВОда” дигәне хәтергә сеңгән. Бу юлы кыска вакытлы ялга кайтуын белгәч, барып күрәсе килде...
Бердәнбер баласы, бавыр ите яу кырында, алгы сызыкта булганда ана йөрәге тынгы белерме дә, тавышы күкрәк читлеген ярып, шат яңгырармы?.. Йөрәген сызып торган сүзләре дә сузылып кына, җан кичерешләрен ияртеп, әрнү катыш агыла Лүзәнең. Шул сыкрау катыш: “Көне үтә аның, менә төне...” дигәненнән дә уелып китәрлек. Шулайдыр, Лүзә, әй озындыр, караңгыдыр ул төннәр...
Илеш районының Базы-Куян авылында туып-үскән Лүзә. Мәктәпне тәмамлагач, апасы Нәзирә аны үзләре янына – Казахстанга чакыртып алган: “Бергә булырбыз”, дигән. Шулай булып чыккан да. Лүзә гомере буе апасы белән җизнәсенең терәген тоеп, иң авыр вакытларда да аларның ярдәменә таянып яшәгән. Институтка керергә аз гына баллары җитмәү сәбәпле, телеграфистка булып эшли башлый. Сабыр, яңаны өйрәнергә генә торган кызны коллективта үз итәләр. Туган авылына ялга кайткач, булачак ире Венер белән таныша. Үзеннән биш яшькә кече, чибәр кызны ерак җибәрми егет, урлый да алып кайта. Никах укыталар, Казахстанда төпләнеп, фатир алып, матур итеп яшәп китәләр. 1991 елның 29 мартында уллары Элдар туа. Әмма ул яклардыга вәзгыять Кашаповлар гаиләсен дә урап үтми. Тир түгеп тапкан дөньяны ташлап, дүрт яшьлек Элдарны күтәреп, алар Сүлте авылына кайтып урнашалар.
Буталчык 90нчы еллар башы. Түбәсе түл белән генә ябылган, яңгыр үтеп торган кечкенә йортка кайтып сыена гаилә. Өй уртасында бердәнбер байлык – аның яртысын биләп зур мич утыра.
– Бик авыр чаклар булды, очын-очка ялгарга тырышып яшәп киттек. Кер порошогы алырлык та акча булмаган чаклар булды,– ди Лүзә. Үзгәртеп кыруның ачы михнәтен күргән кешеләр ул елларны хәтерли. Иртәгәсе көнгә бер ышаныч та булмаган, бар да җимерелеп барган куркыныч бер вакыт иде ул. Кашаповларның да бөтен җанын җылытканы, сөенече шул була – туган якталар, якын авылларда әти-әниләре яши.
Элдар бик теремек, кызыксынучан, җитез малай булып үсә. Казахстаннан кайтканда татарча бер авыз сүз белмәгән сабый саф туган телдә сөйләшә башлый. Кара бөдрә чәчле, томрап торган кара күзле малай 1 сыйныфка укырга баргач 1 сентябрьдә кыңгырау шалтырата. Бу мизгелләрне Лүзә аеруча тансыклап искә алып: “Матур итеп, күңелле итеп шалтыратты, класста иң матур малай иде”, – дип, горурланып әйтеп куйды.
Лүзә белән Нәзирә апасы бер чорда ир балалар табып үстергәннәр. Яшь арасы якын булгач, бертугандай булып, ара ераклыгын тоймый, барын да уртаклап үскән малайлар. Әнисе янында булмаганда Нәзирә апасын – “Әни” дип, Искәндәр җизнәсен “Картәти” дип үскән Элдар.
– Мәктәптә 6 сыйныфка кадәзр гел “5”кә генә укыды. Аны тәмамлагач, Уфада колледжга укырга керде. Әйбәт кенә укыган җиреннән Уфаны ташлап, Яркәйгә кайтып урнашты. Әллә нигә берсенә генә күңел бирми сайланды. Ә чынында ул хәрби училищега керергә теләгән. Армиягә чакыру алгач та, сөенеп китте. Балашихада “спецназ”да хезмәт итте. Солдат язмышын якын күрде, менә шуңа бүген алгы сызыкта инде улыбыз. Ул минем иң яраткан, кадерле кешем. Кадерләп, иркәләп үстердем. Мобилизация буенча чакыру алгач, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Йөрәкләремне өзеп, 3 тапкыр озаттык баламны. Бер көн китә дә кире кайта. Икенче көнне озатабыз, тагын кире кайта. “Әллә балам, алып калу җаен карыйкмы, син бит безнең бердәнбер карап торганыбыз. Әтиең инвалид, синнән башка кешебез юк бит”, – дип тә карадым. “Әни, миңа чакыру килгән, мин – барам. Мин кеше артына яшеренеп калмыйм, бернидән дә курыкмыйм”, – диде. Менә шулай 3 ел үтеп китте. Аллаһыма мең шөкер, бала исән-сау. Ялларга кайтып торды. Бик күп иптәшләрен, дусларын югалтты. Шунысын авыр кичерә. Өлешчә мобилизация белән авылдан 4 егет киткәннәр иде, өчесен югалттык инде. Үткән кайтуында матур иде, әле бигрәк ябыккан... Догалар да укый белми идем, укырга тырышам инде, үзем белгәнчә теләкләремне телим. Гомеремне дә бирергә әзермен, балам гына исән-сау булсын. 2022нче елдан бирле шулай түзәбез, түзәргә тырышабыз. Бу юлы тагын да ныграк борчылып калабыз – контракт төзеп кайткан. Балакаемны рәхмәт фәрештәләре саклап йөртсен инде...
Бу шартларда 3 ел бик озын гомер ул. Җитмәсә, газизең язмышы белән кемнәрдер уйнаса! Лүзә дә улы турында куркыныч хәбәрләр ишетеп, чак йөрәге тотмый, үзе үлемнән калган ана. Эш болай була.
Элдардан бер вакыт ай дәвамында хәбәр килми. Шул көннәрдә төн уртасында шалтыратып, улыгыз юк инде, автобуслары белән юк ителгәннәр дип шалтырата берәү. Аннары, ярдәм вәгъдә итеп, “мәшәкатьләргә” 10 000 сум акча күчерттерә. Бераздан Элдар элемәгә чыга. Әмма шул көнгә кадәр якыннарының ниләр кичерүен сөйләп тә, язып та аңлата торган очрак түгел. Хәбәр җиткерүченең дә кем булуы да ачыклана. Бераздан инде ул штрафбатта “Каша”ның карамагында булып чыга. Язмыш ул бәндәне курчалагандырмы, күпме кешене кара кайгыга салып өлгергәндер, ә бәлки кемнеңдер йөрәге күтәрми, якты дөнья белән дә хушлашкандыр, ул хакта безгә караңгы... Әмма, кызганычка каршы, анда да үзе турында гына уйлаучылар бар.
Икенче юлы, озак хәбәрләшми торганда, Туймазыдан исем-шәрифләренә кадәр туры килгән яугирнең һәлак булуы турында ишетәләр. Утларга керсә дә ул кадәр янмас әти-әни... Кашаповлар өчен бу тагын зур сынау була.
Элдар әлегә кадәр танкларга каршы орудиеләрне хезмәтләндерсә, хәзер минометчылар взводы өлкән водителе. Төрле хәлләр була анда, чын ир-егетләр күп сөйләми, алай да... Егетләр белән машинада китеп барганда магнитлы минага эләгәләр, каты шартлау яңгырый... Яугирләр тирә-якка сибелә... Бәхетләренә барысы да исән кала. Ә машинада газ була... Миналар төялгән машина белән алгы сызыкка барып җитеп булмый. Ә анда корал кирәк. Шуңа күрә 15-16 кг миналарны рюкзакларга салып, сукмаклар буйлап, үтә саклык белән генә, чакрымнарны үтәргә кала. “Яшьләрне артка бастырам, – ди, Элдар, – аларны сакларга тырышам. Догалар белми идем. Алай да, егетләр, әйдәгез, укыйк, ни булса да укыйк, дидем. Утырабыз да, уйга ни килә, шуларны тезеп, теләкләр телибез. Аннары менә монысын укый башладык, дип телефонын ачты. Шуны укып кереп, берничә заданиедән исән-сау чыктык!”. Анда “Тәүбә догасы” иде...
Фамилиясенән чыгып, “Каша” позывное биргәннәр аңа. Боҗыр кебек җитез, йөгерек, ярдәмчел, ышанычлы егеткә иптәшләре яратып “Кашуля” диләр. Чынлап та, нечкә күңелле, әмма ныклы рухлы егетебез ул. Шундый кыю, куелган бурычларны үтәми туктамый торган батыр егетләребезгә карап ышаныч арта.
Лүзә сөйләгәннәрне куәтләп, Элдарның кечкенә чагыннан тупланып килгән фотоларын күрсәтеп, әңгәмәгә кушылып-кушылып кына куючы сабыр Аида да солдат хатыны статусында бүген. Язмыш аны да курчаламаган. Чын күңелдән борчылса да: “Башта бик авыр булды, бер дә җибәрәсе килмәгән иде. Элдар бер сүзле – әйтә икән эшли! Хәзер сабыр гына, исән-сау кайтуын көтәбез. Айлар буена сөйләшмәгән чаклар бар, элемтәсез авыр. Хезмәте турында сорашмыйм. Әни сорашырга тырыша, артыгын уйлатасым килми. Бар да Аллаһ кулында. Исән-сау йөреп кайтсын. Яркәйдә өй алырга телибез. Озак бергә, матур итеп яшисе килә”, – ди. Яшьләрнең яшәгән урыны – Серафимовка.
Килеп керүгә ихатада кирпеч, төзелеш материаллары күреп, бер мәлгә монда дөнья тукталып калгандай хис биләп алган иде мине. Алай түгел икән. 2018 елны янкорма төзергә уйлап, материаллар алганнар. Әмма Венерга инсульт була. “Аннары 3 ел дәвамында иремне җитәкләп 3 ел буена дәваханә сукмагын тападык”, ди Лүзә. Инсульт кичергән, күкрәген ярдырып, йөрәгенә операция ясаткан Венер. Әти-әнисенең ярдәмгә мохтаҗлыгын белә Элдар, шуңа ялга кайтканда ничек тә күбрәк ярдәм итәргә тырыша. Аларга уңайлырак булсын дип, өйгә су үткәргән, канализация чыгарган. СВО яугирләренә тиеш булган льготаны кулланып, 14 көнне икесенә бүлеп булса да, ял йортына барып кайтырга мөмкинлек туган.
“Безнең якыннарыбызга монда игътибар, ярдәм тиешенчә күрсәтелсә, без алар өчен борчылмый хәрби бурычыбызны үтибез”, ди яугир.
“Сезнең кебекләр күп, әле исән бит, акчагыз бар (анысы бөтенләй икенче зур тема),” дигәнне ишетергә язмасын. Ут эчендә йөргән егетләрнең үтенече игьтибар үзәгендә булырга тиеш. Чөнки алар үзләре өчен сорамыйлар. Ә без, монда тыныч күк астында рәхәт яшәүчеләр, алгы сызыкта егетләрнең бер минут агышында да ниләр кичерүләрен күз алдына да китермәүчеләр, аларны ишетергә, хәтта ки аларның үтенече тумаслык дәрәҗәдә игьтибарлы булырга тиешбез.
Сыер асрыйбыз, малларыбыз, кош-кортлар күп. Ирем белән сөйләшә-
сөйләшә дөнья арасында уза ул көн. Менә төннәр җиткәч инде... Җанына сеңгән шул уйларын кабатлап, Лүзә сыер савып керде. Аннары табын ябылды, өстәл уртасына, башка сый-хөрмәт янына, Элдар яраткан кайнар мантыйлар чыгып утырды. Кыздырган бәрәңгене дә сагынып кайткан балакай. Хәер, ашавы да әз-әзләп кенә. Үзем дә әни буларак, тәлинкәгә салынган ике мантыйның берсе торып калуын күреп, уйлар белән әллә кайларга җитеп, егетләрнең бик тә җитди тормышлары, эшләре турында уйлап алдым. Тере сөяккә ит кунар, исән-сау кайтсын гына.
Саубуллашырга кирәк иде. Ахырда Элдарны кочып:”Балам, син безнең улларыбызны саклап андасың”, – дидем. Ифрат саф күңелле “Каша” үзе дә анда Ходай ярдәме белән генә йөрсә дә, чын егетләрчә: “Саклыйбыз, апа, саклыйбыз. Мин барыбер исән кайтам!” диде. Фәрештәләрнең “Әмин!” дигән чагына туры килсен! Әмин.