Махсус хәрби операция
28 октябрь 2025, 02:05

Бакалы герое Рөстәм Нуртдинов: Җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсен

Бакалы районындагы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе итеп җәмәгать башлангычларында хәрби хәрәкәтләр ветераны Рөстәм Шәгасыйм улы Нуретдинов сайланган. Ул агымдагы елның апреленнән "Наше время" яшьләр үзәге базасында эшли башлаган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен яклау үзәген җитәкли.  

Бакалы герое Рөстәм Нуртдинов: Җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсенБакалы герое Рөстәм Нуртдинов: Җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсен
Бакалы герое Рөстәм Нуртдинов: Җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсен

Рөстәм абый махсус хәрби операция юллары аша үткән һәм ул елдан артык, дөресрәге, 15 ай буена Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклады. Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзегән иде. Шуңа күрә Ассоциация рәисе итеп аны сайлаганда, сүздә торырга күнеккән, теләсә кайсы хәрбигә,аның гаиләсенә ярдәм итәргә әзер булган инициатив, актив һәм җаваплы кеше булуына да игътибар иткәннәрдер, мөгаен.

Аның Башкортстан Республикасы Ватанны саклаучылар ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков белән беренче очрашуы апрель аенда ук булды. Ә чагыштырмача күптән түгел ул шәһәр һәм район Ассоциацияләренең барлык рәисләре белән бергә республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Якташыбыз төбәк Башлыгын зур кызыксыну вә игътибар белән тыңлады һәм яңа үзәккә нинди глобаль бурычлар йөкләнүен күңеленнән күз алдына да китерде. Ул генерал Шәйморатов исемен йөртүче Волонтёрлар штабы белән "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы һәм район ветераннар Советы тарафыннан эш планы төзеде. Артабан алдагы эшләрнең барышы турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Нуртдинов махсус хәрби операция зонасында ук ул ил яңалыкларыннан гына түгел, ә туган республика һәм Бакалы районы яңалыкларыннан да хәбәрдар булырга тырышты, аларны социаль челтәрләрдә укып барды. 

"Анда, тасма артында, туган ягыбызның, өй учагының җылысы аеруча кадерле, - дип сөйли Рөстәм Шәгасыймович. - Йортны хәтерләткән һәр нәрсәгә аерым бер җылылык белән карадык. Алып килгән киемнәрне дә, ниндидер бик якын нәрсә кебек, саклый идек. Һәм гомумән, анда барлык кешелек кыйммәтләре үзгәрә. Барысына да сак карыйсың".

Ул яу кырында Донецк Халык Республикасында, алгы сызыкта дошман белән көрәшкән. Ә аннары Харьков юнәлешендә, анда исә бронетөркемнең өлкән җитәкчесе итеп тә билгеләнгән. Монда 13 берәмлек авыр, урта һәм җиңел бронемашина кергән, ди Бакалы батыры.

"Белгородта, бөтенләй якында, Украина чигеннән 40 чакрым ераклыкта, шәһәрнең чисталыгына, пөхтә булуына гаҗәпләндем. Анда яшәүчеләрне кыю рәвештә геройлар, дип атарга мөмкин. Алар ил чикләрен батырларча саклыйлар. Әйтик, төнлә дошманнар күперне бомбага тотсалар, иртәнгә аны монда яңадан төзиячәкләр. Халык безнең солдатларга бик нык ярдәм итә, һәрнәрсәдә ярдәм кулы суза. Тыныч халык безгә һәрвакыт рәхмәт әйтә, ә кибеттә: "улларым, әйдәгез, сезнең өчен үзебез карта белән исәп-хисап ясыйк", диләр. Безнең йөздә үзләренең сакчыларын күрү - гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә".

Мәкалә героебыз Волчанск шәһәрендә якташы Илмир Венер улы Кәлимуллин белән бер экипажда көрәшкән.

"Хезмәтнең беренче көннәреннән үк бергә булдык. Ул минем наводчик иде. Өйгә бер үк вакытта, бер машинада кайттык. Хәзер Илмир - минем ассоциация буенча урынбасарым. Без дустанә, туганлык мөнәсәбәтләрен саклыйбыз. Минем абыем - Дилбәр Камил улы Мәсалимов аның бертуган апасы Гүзәлиягә өйләнгән. Ялга яу кырында бер ел хезмәт иткәннән соң кайттым. Аннары тора бара, бүләкләү сыйфатында, миңа тагын бер ял бирделәр. Җитди җәрәхәтләр алмадым, ләкин үзен сиздерә торган саулык белән проблемалар булды. Өйгә, муниципаль район Советы депутаты булып сайлан сәбәпле кайттым. Бүген дә якташларыбыз ватандашлары белән бергә Ватаныбыз чикләрен каһарманча рух ныклыгында саклаулары белән горурланам".

Әгәр солдатларның һәм офицерларның берәрсе сәламәтлеге торышы яки башка сәбәпләр аркасында өйгә кайтса, яисә ялда булса, ул һичшиксез волонтерлык штабына, "Ватанны саклаучылар"га, МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итә икән.

"Беркем дә якланмыйча, ярдәм күрсәтелмичә калырга тиеш түгел. Һәркем үз проблемалары һәм сораулары белән килә, бер-беребезне аңлашабыз. Киңәшләргә мохтаҗ булганнарның барысы да безнең үзәккә килә, белгечләр аларга психологик һәм мораль ярдәм күрсәтер, дип ышанабыз. Демобилизацияләнгәннәр күләгәдә калырга һәм йомылырга тиеш түгел. Аларга һичшиксез медицина реабилитациясе күрсәтергә ярдәм итәчәкбез. 

Безнең үзәк (Ассоциация) – ул эталон, Ватанны саклаучының йөзе, һәм без илебез Хөкүмәте, республика Башлыгы Радий Фәрит улы күрсәткән ышанычны акларга тиешбез. Балалар һәм яугирләребезнең киләчәге өчен эшләячәкбез, мәктәпләргә үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек рухындагы тәрбия бирүдә ярдәм итәчәкбез, туган илгә мәхәббәт тәрбияләячәкбез. Укучылар белән очрашулар оештырырга, аларның сорауларына җавап бирергә уйлыйбыз.Элек мине дә мәктәпкә балалар белән очрашуга чакыралар иде, һәрвакытта да йөрмәдем. Ә хәзер, сизәм, яшьләр белән ешрак аралаша башларга вакыт җиткән. Үзәкнең актив эшчәнлеген алып бару өчен халыктан, битараф булмаган гражданнардан һәртөрле ярдәм таләп ителә. Мәсәлән, трактор кирәк – бакча яки ындыр сөрергә, утын алып кайтырга, чапкыч – өй алдында, я булмаса ишегалдында үлән чабарга. Һәм безнең барлык үтенечләребезгә халык битараф түгел, актив рәвештә ярдәм итәләр. Бу күренеш, минемчә, рухи яктан бик нык кыйммәтле", - ди Рөстәм Шәгасыйм улы.

Рөстәм ага үзенә эш урынын табуны да хәл иткән. Бакалы кирпеч заводына смена мастеры булып урнашкан. Эш бик җаваплы икән, ләкин ул аңа ошый.

"Кайвакыт кирпеч заводыннан да махсус хәрби операциядәге якташларга да гуманитар ярдәм җыябыз, инструментлар сатып алабыз. Яугирләрнең барлык булган гозерләрен дә үтәргә тырышабыз. Һәм бу күркәм традиция монда күптәннән бара", - дип уртаклаша ул.

Балалары турында да язма герое яратып сөйли. Кызы Карина Бакалы авылының 1нче урта мәктәбен бетергән, Чиләбедәге медицина университетын тәмамлый, ул булачак стоматолог. Уллары Арслан - шулай ук районның беренче санлы һәм балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Хәзер ул да студент, Башкорт дәүләт аграр университетының 1нче курсында геодезистлыкка укый. 

Яшь буынны тәрбияләү турында Рөстәм Нуртдинов болай ди:

"Егетләр һәм кызлар үз Ватаннарын яратсын өчен патриотизмны үстерергә кирәк. Көнбатыш пропагандасын алып ташлау мотлак, ул дөрес тәрбия алырга комачаулый. Хәзер балаларны тәрбияләү буенча укытучылар һәм гаилә өстенә зур җаваплылык ята.Мәктәпләрдә һәр дүшәмбе үткәрелә торган "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дәресләрен - бик тә кирәкле, дип исәплим. Бу зур плюс. Балалар өчен тагын да бушлай секцияләр күбрәк булын иде, ОБЖ дәресләренең сәгатьләрен арттырыр идем. Аннан соң ФОК ишекләре һәрвакыт физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә теләүче балалар өчен ачык булсын иде".

"Башкортстан Геройлары" программасы буенча конкурсын уңышлы үткән Нуртдинов. Анда 2,5 мең кешенең 70 генә сайлап алдылар. Быел ВЭГУ, дип аталган югары уку йортының муниципаль идарә факультетына да укырга кергән.

"Нәрсә турында хыялланасыз?" дигән бер карашка җиңел дә, шул ук вакытта шактый катлаулы да сорауга ул кыска һәм ачык итеп җавап биргән: "җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсен". Әнә шулай буладыр да ул чын каһарман һәм баһадир ир-атның җавабы.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: "Бакалинские зори" сайты.

Бакалы герое Рөстәм Нуртдинов: Җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсен
Бакалы герое Рөстәм Нуртдинов: Җиңү тизрәк килсен, барысы да бәхетле яшәсен
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас