Махсус хәрби операция
27 Октября 2025, 11:00

"Бабай"ның хәрби юллары

Чечня һәм махсус хәрби операцияне узган ветеран иптәшләрен искә ала һәм туган җирендә яңа тормыш төзи. 

"Бабай"ның хәрби юллары"Бабай"ның хәрби юллары
"Бабай"ның хәрби юллары

Сәет абый Сәяховның күңеле моңсу булганда, ул кулына баян алып җырларга тотына. Яки курайда уйный. Бу көйләрдә - аның авыр юллар үтеп, яу кырындагы ут һәм атыш астында ныгып кына килә торган туганнарча дуслыкның истәлеге.

- Армияне, дусларымны сагынам. Андагы кебек дуслык башка беркайда да юк бит, - дип уртаклаша безнең герой.

Сәет аганы профессиональ хәрби, дип әйтергә була. Аның язмышы армия белән 2010нчы елдан бәйле. Ә махсус хәрби операциягә ул беренче көннәрдән үк эләккән. Быелның февралендә яше буенча демобилизацияләнгән. Хәзер аның тормышы тыныч юлга кереп китте инде.

Быел ул, дәүләттән өч миллионлык грант алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән. Атлар сатып алган. Баш саны акрынлап арта барачагын әйтә ул, киләсе елда кымыз җитештерүне башларга планлаштыра. 

- Быел печән әзерләдем. Җир бирделәр, техника алдым. Мин үзем авыл кешесе, тиз җайлаштым. Өстәвенә, минем абыем да фермер, ул ярдәм итә. Без, туганнар, һәрвакыт бер-беребез өчен терәк булдык, - дип аңлата ул үзенең тәвәккәллеген.

Аның җанына көч һәм хезмәт осталыгы балачактан ук салынган. Ул Бөрҗән районында, күпбалалы авыл гаиләсендә үсә. Әнисе озак еллар җирле колхозда сыер савучы булып эшләгән. Гаилә газиз әтиләрен иртә югалта, шуңа күрә өйдә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә туры килә дә инде язма героебызга. Ә мәктәптә исә аны спорт үзенә җәлеп иткән һәм мавыктырган: бигрәк тә волейбол һәм чаңгы ярышлары кызыксындырган аны.

Абыйлы-энеле Сәяховларның барысы да хәрби бурычларын үтәгән. Олысы Әфганстанны узган, уртасы Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Сәет үзе армиягә чаклы ук тракторчы-машинистка укыган, Белорет каласында ДОСААФта машина йөртү курсларын тәмамлаган. Аннары Чечендәге сугышта хезмәт итә һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны була. 

- Ул чакта командирлар танк училищесына укырга керергә тәкъдим иткәннәр иде, ләкин барып чыкмады, - дип искә ала ул.

Төпле, дәрәҗәле, тыныч, тәртипле - ул үзенең хәрби иптәшләре арасында гына түгел, командирлар даирәсендә дә абруй казанган. Ләкин туганнары кушуы буенча өйгә кайткан. Ләкин, барыбер дә аны армия җибәрмәгән.

- Беләсезме, һәр кешенең призваниесе була. Миндә ул хәрби хезмәт иде. Мин моны күптән ачыктан-ачык итеп аңладым, - ди Сәяхов.

Һәм 2010 елда, генерал Миңлегали Шәйморатов исемендәге махсус отрядка эләгеп, кабаттан форма кия, анда шофер була. Соңрак Саровка күчкән, постта контролер булып хезмәт иткән. Ә 2019 елда пенсиягә чыккан.

- Аңлыйсызмы, әгәр син бервакыт язмышыңны армия белән бәйләсәң, тыныч тормышта үзеңне табу алай ук җиңел түгел, - дип тә ассызыклый батыр якташыбыз. 

Шуннан 2020 елда Тольяттидагы уку үзәгенә машина йөртүче булып урнашкан ул, ә аннары якынрак, диеп, Уфа өлешенә күчә. Тик, махсус хәрби операция башлангач, үз отряды белән хәрби хәрәкәтләр зонасына — Донецк һәм Луганскка киткән.

Әле 2010 елда ук ул "Бабай" позывноен алган, бу "карт" яки "абый" дигәнне аңлатуы да билгеле. Яшь хәрбигә исә мондый үзенчәлекле позывнойны холкы өчен биргәннәр: замандашларына караганда ул ышанычлы тынычлыгы һәм алдагы адымнарын алдан ук исәпли белүе, ә тагын нык дисциплинасы өчен.

Шулай да МХО зонасындагыхезмәте иң куркынычларның берсе була. Заманча армия - ул катлаулы механизм, ә анда машина йөртүчеләр - иң мөһим өлеш. Алар алгы сызыкка корал, яу кыры кирәк-яраклары, азык-төлек, ягулык ташыйлар. Нәкъ менә алар дошманның пилотсыз очкычлары, артиллерия һәм танклары өчен "тәмле" максат та инде.

- Машина йөртүчеләрне һәрвакыт күзәтеп торалар, - дип сөйли ул. - Эш катлаулы, чөнки руль артында тәүлек буе буласың. Караңгы төшкәч, алгы сызыкка боекомплект, хәрбиләрне ротациягә алып барасың... Фараларны кабызмыйсың - чөнки, кабызасын икән, син уч төбендәге кебек буласың. Башта, юлны рәтләп белмәгәндә, бик авыр. Аннары ул һәр чокырга кадәр таныш була. Күзеңне бәйләсәң дә, узып китәрсең. Бу юллар миңа хәзер дә төшкә керә.

Безнең героебыз бу хакта пафоссыз гына, иң көндәлек эш буларак сөйли. Гәрчә сугышчылар СВО зонасында ни өчен шулкадәр күп техника таләп ителүен аңлатсалар да: әгәр автомобиль максатчан рәвештә «алгы якка» бер-ике рейс ясый алган икән-бу инде яхшы, чөнки транспортка көндез дә, төнлә дә ау бара.…

Сәет ага Сәяховны руль артында осталыгы һәм чыныгу алган булганлыгы гына түгел, кешеләр белән аралаша белүе, теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын табуы да еш кына коткарып калган. Моңа аны Чечняда хезмәте өйрәткән икән.

- Һәрвакыт һәм һәркайда кешеләр белән сөйләшә белергә кирәк. Минем бер очрак булды. Бервакыт Чечняда запас частьләр бик кирәк булды. Нишлисең, тәэмин итүчеләрдә юк иде, һәм мин җирлеләргә киттем. Безнең уртак яңгырашлы "әссәламүгаләйкүм" дип исәнләшү һәм гади генә ышанычлы әңгәмә җитте. Нәтиҗәдә безгә бу запас частьләр бушка эләкте. Ә тагын барлык хәлләрне дә кабул итә белергә кирәк: әгәр берни дә үзгәртергә ярамый икән, зарланмаска һәм протест белдермәскә, - дип билгеләде ул. - Безне яхшы әзерләделәр, дип өстим. Рульны әйләндерергә генә генә түгел, беренче ярдәм күрсәтү, корал тоту, миналарны зарарсызландыру һәм башка бик күп нәрсәләрне белдек. Элемтәнең барлык нечкәлекләрен үзләштердек.

Хәзер аның яу кыры - туган җире, аның иксез-чиксез даладай булган бәрәкәтле басуы, ә көрәш машинасы - трактор. Ләкин ул алгы сызыкта калганнарны онытмый. Фермерның вакыты бик аз булса да, ул ватандаш хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә. Күптән түгел генә авыл малайлары белән бергә мунча ясаган һәм МХО зонасына җибәргән.
 
Ә кичләрен, эш беткәч, ул яңадан баянны кулына ала. Таныш көйләр үткәннәр белән генә түгел, ә якты һәм имин киләчәккә тыныч тормышның һәр мизгеленнән ләззәт алырга кирәклеген искә төшерә. Яшерен-батырын түгел, бу хакта күп тапкырлар яшәү һәм үлем чигенә җиткән кешеләр яхшы белә инде ул.
 
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: "Республика Башкортостан" сайты.

 

"Бабай"ның хәрби юллары
"Бабай"ның хәрби юллары
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас