Махсус хәрби операция
27 октябрь 2025, 10:05

Бүген “Пилотсыз хәвеф” кушылды

Русия территориясендә БПЛА очышларының теркәлү очраклары ешаю белән бәйле рәвештә, Башкортстанда һөҗүм куркынычы янаганда, «112-ашыгыч ярдәм» һәм «МЧС России» мобиль кушымтасында SMS һәм push - хәбәрнамәләр аша хәбәр итә башладылар.

Бүген “Пилотсыз хәвеф” кушылдыБүген “Пилотсыз хәвеф” кушылды
Бүген “Пилотсыз хәвеф” кушылды

Русия территориясендә БПЛА очышларының теркәлү очраклары ешаю белән бәйле рәвештә, Башкортстанда һөҗүм куркынычы янаганда, «112-ашыгыч ярдәм» һәм «МЧС России» мобиль кушымтасында SMS һәм push - хәбәрнамәләр аша хәбәр итә башладылар. Бу хакта оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итте.

"Бүген мондый хәбәр итү үткәрелде. 12.05 сәгатьтә “Пилотсыз хәвеф” алынды", - дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мондый хәбәр шактый нәтиҗәле, әмма үз минуслары бар.

"Без хәбәр җибәргәндә, бер үк вакытта кәрәзле элемтә деградацияләнә дә, кешеләр аны соң ала. Сезнең тәкъдимегез, чыннан да, бик яхшы: кеше бу системага кергәч, шунда ук хәбәр ала һәм кирәкле карарлар кабул итә, — дип ассызыклады БР Башлыгы. - Бу бик мөһим мәсьәлә, „юл картасы“ эшләргә кирәк. Максат - кешеләргә җиткерү”.

Кирилл Первов белдергәнчә, «112 - ашыгыч ярдәм» мобиль кушымтасын әлегә 5 мең кеше генә күчереп алган, «МЧС России» — 10 мең кеше тирәсе.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас