

Мәсәгүт авылынна махсус хәрби операциядәге яугир якташларыбызга бортлы «УАЗ» внедорожнигын тапшырдылар. Бу хакта Дуван районы хакимияте башлыгы Айдар Абдуллин хәбәр итте.
Муниципалитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, машина тулы әзерлек узган, барлык кирәкле әйберләр белән комплектланган һәм катлаулы шартларда эшләргә әзер. Аның белән бергә хәрбиләр шулай ук автозапчастьлар, посылкалар һәм азык-төлек кабул итеп алачак.
Куәтле машина руле артында фронтка «Башкорт» позывнойлы хәрби бара, ул үзе автомобильне кабул итәргә килгән.
Моңарчы, яу кыры зонасына гуманитар конвойны Уфаның Орджоникидзе районыннан китергәннәр иде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.