Махсус хәрби операция
26 октябрь 2025, 10:30

Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев: Гуманитар миссия үтәлде

Чакмагыш районы хакимияте вәкилләре махсус хәрби операциясендә тынычлык һәм иминлек өчен көрәшкән якташларыбызга чираттагы саллы ярдәмне илтеп тапшырган.

Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев: Гуманитар миссия үтәлдеЧакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев: Гуманитар миссия үтәлде
Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев: Гуманитар миссия үтәлде

— Туганнарыннан посылкалар һәм гумконвой составында булган бөтен нәрсәне — яугирләрнең шәхсән кулларына тапшырдылар. Йөкне итүчеләр Луганск һәм Донецк Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрен йөреп чыктылар. Контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр белән күрештеләр. Кайбер хәбәрләр алгы позицияләрдә иде, ләкин алар һичшиксез үз посылкаларын алачаклар. Якташ яугирләр белән бергә аларга туган якның җылы сәламнәрен һәм район юбилее белән котлауларыбызны җиткерделәр, — дип язган муниципалитет җитәкчесе Реканс Фәнил улы социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.

Чакмагыш районы бердәмлеге, батырлыгы һәм ныклыгы белән аерылып торган якташлары белән горурлана. 

 — Әлеге 33нче  гуманитар конвойны җыюда һәм алып баруда ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Аны Айдар Фәнил улы Насыйров һәм Фаил Әхнәф улы Ишморатов озата бардылар. Без киләчәктә дә Ватанны саклаучылар белән элемтәдә торачакбыз. Аларга ышанабыз, Җиңү белән көтәбез, — дип ассызыклады хакимият башлыгы. 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев: Гуманитар миссия үтәлде
Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев: Гуманитар миссия үтәлде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас