

Махсус хәрби операция яугирләренә ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар чаралары зурдан. "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов Ташбулат авылыннан махсус операция ветераны Данил Хуҗинга барды.
Дүрт тапкыр паралимпия уеннары чемпионы хәрби ветераннар йортларында уңайлы шартлар булдыру өчен җаваплы. Ул үзенең командасы белән Әбҗәлилгә яугирнең торлагын өйрәнү, һәм аны "Акыллы йорт" системасына тоташтыру максатында килгән.
- Дәүләт фонды программасы чикләрендә өйдә бөтен уңайлыклар булдырабыз. Безнең белән эксперт килде, ул эш күләмен билгели, – дип сөйләде Ирек Айрат улы. - "Акыллы йорт" системасы робот ярдәмендә идарә итмәле кирәк-ярак әйберләр, акыллы колонка, душ кабиналары һәм башка корылмалар ярдәмендә ветеранның көнкүрешен җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Мин бу эшне тиешенчә оештыру өчен яугирләрнең өйләренә үзем барам. Һәм эшне ахыргача контрольдә тотам.
Махсус хәрби операциянең яу яланында кулын югалткан ветеранның тормыш шартлары дәүләт ярдәме белән бераз булса да җиңеләер, дигән ышаныч бар. Данилның әнисе дә улына ярдәм күрсәткәннәре өчен "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.