Махсус хәрби операция
24 октябрь 2025, 07:46

Кошлар кебек еракларга юл алды ир-егетләр

Исән-сау булып, туган якларга кайтырга язсын!  

Кошлар кебек еракларга юл алды ир-егетләрКошлар кебек еракларга юл алды ир-егетләр
Кошлар кебек еракларга юл алды ир-егетләр

Исән-сау булып, туган якларга кайтырга язсын!

 

 

Бүген Уфада тагын бер төркем егетләрне алгы сызыкка озаттылар.

 

Хәрбиләргә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәер-фатихасын бирде. Кыска вакытлы ялдан соң СВО зонасында хезмәт итү урыннарына китте егетләр. Сугышчыларны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, республиканың хәрби комиссариаты һәм башкаланың Совет районы вәкилләре озатты. Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, Башкортстан һәрвакыт үзенең уллары белән дан тоткан.

 

"Хәзер дә безнең якташларыбыз тагын батырлык һәм кыюлык үрнәкләрен күрсәтәләр. Куелган хәрби бурычларны үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Туган республика гуманитар ярдәм күрсәтүен һәм махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуын дәвам итә", – диде Ирек Сәгыйтов.

“Өмет”нең бу җомга санында дөнья күргән “Рәхмәт фәрештәләрегез саклап йөртсен “ язмасы герое “Каша” да алгы сызыкка юл алды. Изге теләкләребез, догалар саклап йөртсен сезне, егетләр! Исән-сау гына була күрегез, утларны-суларны кичегез, нишлисең, сезнең язмышка төште бу сынау, әмма исән-сау булыгыз. Сезне барыбыз да көтәбез. Ышанабыз.

СВО зонасында хезмәт итәргә теләгән Башкортстан халкы РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Хезмәтнең беренче елында аларга 3 920 000 сум акча түләү каралган. Айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Элегрәк Башкортстан Башлыгы СВОда катнашу өчен контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум түләүләрнең гамәлдә булуын 2025 елның 31 октябренә кадәр озайтты. Тулырак башбат.рф сайтында.

 

 

 

 

 

Кошлар кебек еракларга юл алды ир-егетләр
Кошлар кебек еракларга юл алды ир-егетләр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас