Махсус хәрби операция
23 октябрь 2025, 07:37

"Буренка"ларын фронтка озатканнар

Бусы фронт сызыгына җибәрелгән икенче "Нива"лары.

"Буренка"ларын фронтка озатканнар"Буренка"ларын фронтка озатканнар
"Буренка"ларын фронтка озатканнар
Уфадан Латыйповлар гаиләсе - Рафик Юнир улы һәм Олеся Олег кызы - махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар ихтыяҗы өчен шәхси "Нива" автомобильләрен тапшырганнар. Гаилә машинаны яратып, теләсә нинди урыннан үтә алганы өчен, "Буренка" дип атаган. 
Рафик Юнир улы, эшкуар һәм "Бердәм Русия" партиясенең "Ватанны яклаучы" төбәк проектының җәмәгатьчелек советы әгъзасы,  моны ватанын яраткан гражданинның, ягъни үзенең изге бурычы итеп саный. "Патриотизм гади сүзләр генә түгел, конкрет гамәлләр дә, Туган илне яклаучыларга ярдәм күрсәтү. Бусы фронт сызыгына җибәрелгән икенче "Нива"быз", -ди Рафик Латыйпов.
Латыйповлар гаиләсе МХО зонасына гуманитар йөк илтүдә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Алар тырышлыгы белән сугышчылар кирәкле транспорт чаралары һәм төзелеш материаллары гына түгел, туган-тумачалардан шәхси посылкалар да ала.
Тапшырылган автомобиль диагностика үткән. Моннан тыш, аны өстәмә запас частьләр белән баетканнар, кыр шартларында ватылганда алар сугышчыларга машинаны оператив төзәтергә ярдәм итәчәк.
Автомобиль ачкычы "Ватанны саклаучы" төбәк  партпроекты координаторы, махсус хәрби операция ветераны Фагыйть Латыйповка тапшырылган. Аның белдерүенә ярашлы, төбәк партпроекты чикләрендә 17нче гуманитар йөк әзерләнә. "Моңа кадәр 16 йөкне илтеп тапшырган сыман, бусын да без тиешле урынга илтеп тапшырачакбыз. Бусы - сугышчыларыбызга тапшырылучы бишенче автомобиль. Моннан тыш, без аларга генераторлар, тепловизорлар, дронга каршы кораллар, БПЛА детекторлары, тепловизион плащлар, вак кораллар тапшырдык. Иң мөһиме безнең өчен Туган ил ярдәмен тою, тылның безнең белән бергә булуын, республиканың кайгыртуын тою ди МХО яугирләре",-  ди Фәгыйть Латыйпов. .
Искә төшерик: республика җитәкчесе Радий Хәбиров фәрманы буенча МХО зонасына 1765 нче гуманитар конвой озатылган.
 
"Молодежная газета" сайтыннан.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас