

Укучылар һәм укытучылар "Герой партасы" Бөтенрусия проектына горурланып кушылдылар. Һәм чараны Русия Федерациясе Оборона министрлыгының ике "Миналарны бетергән өчен" медале, "Россия тимер юллары" федераль дәүләт унитар предприятиесенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнгән махсус хәрби операциядә катнашучы, һәлак булганнан соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән Вадимга Борисович Кудряшовка багышладылар.
"Бу гади парта гына түгел - ул хәтер, каһарманлык һәм буыннар бәйләнеше символы. Моннан соң һәр укучы беләчәк, геройлар — китаплардан абстракт төшенчәләр түгел, ә шул ук парталар артында утырып укыган, үз алларына зур максатлар куеп белем алган райондашлар. Чарада Вадим Борисовичның гаиләсен: аның әнисе Надежда Александровнаны, хатыны Эльвира Римовнаны, кызы Амелияне, сеңелләре Елена Борисовна белән Татьяна Борисовнаны күрү безнең өчен зур мәртәбә булды. Сезнең безнең янда булуыгыз һәм ачы кайгыларга бирешмәвегез — барысы өчен дә иң төп үрнәк", - дип язалар урындагы мәктәптән.
Ватанпәрвәрлек рухында уздырылган чарада Бакалы районы ветераннар советы рәисе Тимур Әсәдуллин, Иске Маты авыл Советы җирлеге эшләре белән идарә итүче Юлия Васильева, "Балачак навигаторлары" муниципаль координаторы Елена Назарова һәм Вадимның беренче укытучысы Ольга Ларукова да катнашты. Тантанада педагогик хезмәт ветераны Валентина Васильевна Микишева шигырьләрен махсус хәрби операция яугирләренә багышлады.
"Вадимны укыткан, белемнәрен һәм рухи көчләрен аңа салган укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Сезнең хезмәт — һәр укучының характеры һәм шәхесе төзелә торган нигез ул. Укучыларыбыз тирән эчтәлекле җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән чыгыш ясап, аерым бер атмосфера тудырдылар. Бер минут тынлыктан соң укучыларның тантаналы анты яңгырады: һәлак булганнар истәлегенә лаеклы һәм патриот булырга, яхшы укырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга вәгъдә иттеләр алар", - диләр әлеге белем йортында.
"Герой партасы" артында беренче булып утыру хөрмәтенә 11нче сыйныф укучысы, отличница, активистка, олимпиадаларда җиңүче лаек булды. Бу хокук - югары җаваплылык һәм намус билгесе дә әле. Бу проектның гамәлгә ашырылуы да безнең барыбыз өчен дә чын кыюлык, бурыч һәм Ватанга мәхәббәтнең нәрсә икәнен искә төшереп торсын, дигән теләктә калыйк.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.