

“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалына 2023 елның маеннан 42000 МХО ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 133 килешүгә кул куелган, 122000нән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән, 25000 тапкыр белгечләр фонд карамагындагыларга барган.
“Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина әйтүенчә, Башкортстанда барлык муниципалитетларда 120 социаль координатор эшли, һәм бу тәҗрибә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
– Фонд бүлекчәләре челтәрен киңәйтү – ветераннарның таләпләренә оператив җавап бирү, аларга консультация, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге ул. Моннан тыш, бүлекләрне ачу эшне җирле хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар белән нәтиҗәлерәк җайга салырга мөмкинлек бирә, – диде Гөлнур Кулсарина.
“Ватанны саклаучылар” фонды Русиядә ике ел ярым эшләү дәверендә ветераннар һәм МХО катнашучылары гаиләләре өчен комплекслы ярдәмнең “бердәм тәрәзәсе”нә әйләнде. Ул 2 миллионнан артык мөрәҗәгатьне караган, аларның 96 проценты уңай хәл ителгән. Диспансерлаштыру, документларны оператив рәсмиләштерү һәм алу, эшкә урнашуга ярдәм итү, шулай ук МХО ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү өстенлекле бурычлар булып тора. Бу хакта “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Күзәтчелек советы утырышында хәбәр иттеләр. Анда Президент хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, вице-премьер Татьяна Голикова, статс-секретарь – Оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева катнашты.
– “Халык фронты” үткәргән сораштыруларга караганда, МХО ветераннарына социаль координаторлар берекетү хәле яхшырган. 2025 елда социаль координатор беркетелгәнен хәбәр иткән ветераннарның өлеше 87 процентка җитте. Ветераннарның 80 процентка якыны координаторларның эшен югары бәяли, – ди Сергей Кириенко.
Анна Цивилева авыр җәрәхәтләр алган, әмма Оборона министрлыгында хезмәтен дәвам итәргә хәл иткән МХО ветераннарына Фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмне киңәйтү инициативасы турында сөйләде.
Автор – Эльвира Сафина.