Махсус хәрби операция
16 октябрь 2025, 06:55

“Яшьләрнең илебез язмышы өчен борчылуын күрдем”

Вузларара кампусның геном үзәгендә Русиядә махсус хәрби операция темасына багышланган беренче эре формалы «Зов» симфоник әсәре продюсеры һәм авторы, композиторы Марат Фәйзуллин белән очрашу булды.

“Яшьләрнең илебез язмышы өчен борчылуын күрдем”“Яшьләрнең илебез язмышы өчен борчылуын күрдем”
“Яшьләрнең илебез язмышы өчен борчылуын күрдем”

Музыкант әсәрендә традицияләр һәм хәзерге заман, тарих һәм актуальлек берләштерелгән. Уникаль проект гомумкешелек кыйммәтләренә һәм әхлакый нормаларга кагыла.

Уфа университетының яшьләр сәясәте идарәсе оештырган патриотик чарасы кысаларында композитор студентларга һәм мәктәп укучыларына  симфониясенең 30 минутлык видеоверсиясен тәкъдим итте.

Караганнан соң автор тыңлаучылар белән аралашты, аларның барлык сорауларына җаваплар бирде. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Бу чарага мин бик шатмын, чөнки зал тулы иде,  балалар минем шәхси инициативам һәм фикерләрем булган музыкаль  әсәремә зур игътибар бирделәр, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Марат Фәйзуллин. Тыңлаучыларга махсус хәрби операциянең бик катлаулы темасын тәкъдим итә алдым дип ышанам. Минем уйлавымча, бүген минем миссиям шунда. Яшьләрнең илебез язмышы өчен ихлас хисләрен һәм борчылуларын күрдем. Безнең арада аңлашу һәм үзара хөрмәт туды, алар мине җанлы диалогка этәрде. Уфа университеты һәм вузара кампус җитәкчелегенә яшьләр белән аралашу мөмкинлеге биргәннәре өчен тирән рәхмәт белдерәсем килә. Бергә тагын бер генә очрашу үткәрмәбез әле дип ышанам.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас