

Сарай авылыннан «Гиза» позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысы хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Ә күптән түгел Оборона министрлыгы яугирне Ватанны саклауга керткән өлеше өчен «Хәрби батырлыклары өчен» медале белән билгеләп үтте. Якташыбызының каһарманлыгы хакында Әлшәй районы башлыгы Наил Рәшит улы бәян итте.
- Бу бүләкләр Ватаныбыз алдындагы бурычын лаеклы үтәүче якташыбызның батырлыгы һәм профессиональлеге турында сөйли, - дип язды муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми сәхифәсендә.
Оборона министрлыгы белән килешү төзегән Башкортстанда яшәүчеләргә хезмәтнең беренче елында 3 920 000 сум каралган, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Башкортстан башлыгы свода катнашуга контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум түләүләрнең гамәлдә булуын 2025 елның 31 октябренә кадәр озайтты. Тулырак башбат.рф сайтында.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.