Махсус хәрби операция
12 октябрь 2025, 14:45

Бүгенге көн геройлары: Башкортстанның киләчәге өстендә кем эшләячәк?

Республикада быел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән «Башкортстан Геройлары» программасы старт алды. Проект, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан яңа буын идарәчеләр әзерли.

Бүгенге көн геройлары: Башкортстанның киләчәге өстендә кем эшләячәк?Бүгенге көн геройлары: Башкортстанның киләчәге өстендә кем эшләячәк?
Бүгенге көн геройлары: Башкортстанның киләчәге өстендә кем эшләячәк?

— Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнарында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкбез. Алгы сызыкта аларның иң яхшы сыйфатлары чыныкты — җаваплылык, намус, Ватанга тугрылык һәм кискен ситуацияләрдә карарлар кабул итә белү. Бу күнекмәләр бүген җитәкче өчен бик мөһим. Программада катнашучылар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә укулар, стажировкалар узачаклар, ә аннары безнең идарә командасында лаеклы урын алачаклар, — диде Радий Фәрит улы Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта.

Кадрлар программасында катнашучылар үз тормышларында яңа бит ачу мөмкинлеге алуларын һәм алар алдында яңа офыклар ачылуын таный. Алар кемнәр соң, иртәгә муниципалитетларда, бәлки, министрлыкларда һәм ведомстволарда, яки теләсә кайсы башка урында эш күрсәтәчәк кешеләр?

«Башкортстан» мотоукчылар полкының Даян Мурзин исемендәге батальон миномет батареясы расчеты командиры Айрат Низаметдинов махсус операциядә катнашканчы слесарь булып эшләгән. Ул беренчеләрдән булып республиканың кадрлар программасында катнашуга гариза биргән, әмма хәзер хәрби бурычларны үтәвен дәвам итә.

— Яу кырыннан кайтучы батырларның Башкортстан үсеше өчен эшләргә энергия һәм көчләре җитәрлек. Безнең яугирләр чыннан да геройлар. Менә инде ике ел, без махсус хәрби операция зонасындабыз. Минем хәрби иптәшләрем бу вакыт эчендә сизелерлек үзгәрде. Ләкин алардан күренгәнчә,  үзләренең шушы юлны сайлавына тамчы да үкенмиләр. Җиңү белән кайтачакбыз һәм, һичшиксез, туган республикабыз хакына эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Без республика файдасына эшләргә әзер, — дип билгеләде Айрат абый.

Төбәктә махсус хәрби операция яугирләрен хакимият органнарындагы, муниципалитетлардагы, производстволардагы эшчәнлеккә актив җәлеп итәләр. «Башкортстан Геройлары» программасында катнашучылар практика уза, мөһим чараларда катнаша. Моннан тыш, МХОның 60 ветераны депутат итеп сайланды. Кешеләр Ватанга хезмәт итүчеләргә, республиканы яратучыларга, тормышны бай һәм кызыклы итәргә омтылучыларга ышана.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Бүгенге көн геройлары: Башкортстанның киләчәге өстендә кем эшләячәк?
Бүгенге көн геройлары: Башкортстанның киләчәге өстендә кем эшләячәк?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас