Махсус хәрби операция
11 октябрь 2025, 03:30

Авыл советы яугиргә дрон детекторы бүләк итте

Махсус хәрби операциядә катнашучы ярдәм сорап Уфа районының Юматово авыл советы хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Авыл советы яугиргә дрон детекторы бүләк иттеАвыл советы яугиргә дрон детекторы бүләк итте
Авыл советы яугиргә дрон детекторы бүләк итте

Уфа районы хакимияте хәбәр итүенчә, "Студент" позывнойлы яугир, кыска вакытлы ялга кайткан булган. Ул авыл Советы хакимиятенә "Булат" дип аталган дрон детекторын сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу җиһаз хәрби бурычларны үтәү өчен кирәк икән.

Авыл җирлеге башлыгы Муса Хәбиров бу гозерне оператив рәвештә хәл иткән, диләр. Кирәкле детектор уңышлы итеп сатып алынган.

Фото: Уфа раайоны Телеграм-каналы.

Авыл советы яугиргә дрон детекторы бүләк итте
Авыл советы яугиргә дрон детекторы бүләк итте
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас