

Агымдагы ел ил президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Башкортстанда 2025 ел - Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы буларак та үткәрелә. Бу уңайдан республикада бик күп чаралар оештырыла, һәйкәлләр, тактаташлар, парклар, аллеяләр ачыла. Илеш районы Дөмәй авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең якты истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән барлыкка килгән Хәтер аллеясы шуларның берсе.
Өч авылны -Базы-Куян, Үрнәк һәм Дөмәй авылларын үз эченә алган авыл биләмәсендә барлыгы 460 хуҗалык исәпләнә. Бүгенге көндә шуларның 350есендә яшиләр.
Авыл биләмәсеннән 27 кеше махсус хәрби операциягә киткән. Араларында берсе генә бу якның кияве, калганнары барысы да шушы авыл мәктәбендә төрле елларда укып чыккан кешеләр.
-Кызганычка каршы, 7 егетебезне алып кайтып җирләдек. 8 нчесенә “похоронка” килде. Шушы көннәрдә алып кайтуларын көтәбез. Тагын бер егетебез - Нуриев Айрат Фән улының хәбәрсез югалганына бер ел. Аның турында без бер нәрсә дә белмибез. Аллеяне ачкан көннәрдә махсус хәрби операциядә ил алдындагы бурычын үтәгәндә һәлак булган яугир авылдашыбыз Хафизов Рәфис улы Мәгариф улына (үлгәннән соң) Батырлык ордены тапшырылды. Аллеянең ачылу тантанасында аналар исеменнән чыгыш ясаган Халидә апаның улы Ибраһимов Ильмир Фаил улы да шушы көннәрдә Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнде. Авылыбыз уртасында барлыкка килгән матур аллея тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән егетләребезгә рәхмәт һәм ихтирам символы булып торыр дип ышанабыз, - ди әлеге аллеяне булдыру идеясен күтәреп чыккан авыл биләмәсе башлыгы Энҗе Фагит кызы Кәшфуллина.
Аның бу инициативасын тумышы белән Дөмәй авылыннан булган Русиянең атказанган төзүчесе Рабис Салих улы Салихов күтәреп алган.
- Авыл биләмәсе башлыгы тарафыннан Аллея төзү турында сүз чыккач, үземнең төзелеш компаниясе егетләре белән җыелышып сөйләштек тә ярдәмләшергә булдык. Ай-ай ярым элек башланган эш бу. Барысы да сугыштан кайтмаган егетләргә, аларның истәлегенә, аларның әти-әниләренә, туганнарына багышлана. Алар тирән кайгылары белән өйләрендә генә бикләнеп утырмасын. Шушында килеп, сөйләшеп, аралашып китсәләр, аз гына булса да җиңелрәк булыр иде дигән уй белән эшләнде, - ди ул.
Аллея ачылу тантанасында катнашкан Илеш районы хакимият башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин район халкы исеменнән туган авылы, районы тормышында актив катнашкан данлыклы төзүчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәктәп янында барлыкка килгән аллеяне яшел чыршылар бизәсә, терәлеп торган мәктәп бакчасына быел 20 декоратив алмагач утыртылган. Алар язларын шаулап ап-ак чәчәк атар. Бары тик дөньялар имин, күкләр аяз, илләр тыныч булсын.
Фото: ИлишТВ