

Муниципалитет җитәкчесе Рушан Кадим улы район хакимияте геройның гаиләсенә хезмәт вакытында һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды.
"Без синең белән горурланабыз һәм сиңа ышанабыз! Барлык район халкы исеменнән аңа нык сәламәтлек, рухи көч, кыюлык һәм тизрәк өйгә кайтуын телим", — дип мөрәҗәгать итте Рушан Гәрәев һәм Борай районы халкы һәрвакыт үз яугирләренә ярдәм күрсәтә, дип тә өстәде.
"Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк җибәрдек. Йөк составына "УАЗ Фермер" автомобиле һәм "Урал" мотоциклы, генератор, 3D-принтер, квадрокоптер, антидрон костюмнар, маскировка челтәрләре һәм йоклау өчен капчыклар, беренчел кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек, медикаментлар һәм туганнарыннан посылкалар кергән. Батыр яугир райондашларыбызның теләкләрен исәпкә алып, оешмалар һәм битараф булмаган район халкы тарафыннан җыелган бар нәрсә", — дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән Башкортстанда яшәүчеләргә хезмәтнең беренче елында 3 920 000 сум каралган, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашуга контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум түләүләрнең гамәлдә булуын агымдагы елның 31 октябренә кадәр озайтты. Тулырак бу хакта башбат.рф сайтында хәбәрдар булырга мөмкин.
Фото: Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.