Махсус хәрби операция
9 октябрь 2025, 17:38

Биредә ярдәм итәләр!

  «Мәскәү протез-ортопедия предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең Башкортстандагы «Уфа» филиалына, гадәттә, култык таяклары белән һәм инвалид кәнәфиләрендә киләләр.

Биредә ярдәм итәләр!Биредә ярдәм итәләр!
Биредә ярдәм итәләр!

    Благовещенск шәһәреннән МХО ветераны Юнир Камалетдинов исә бирегә «тимер ат»ка утырып килә. Юнир – гаять җаваплы, ярдәмчел, яхшы күңелле егет, 6 разрядлы токарь-универсал. Мотоцикл – аның яшәү стиле. Үзен күпме хәтерли, шулкадәр мотоциклда йөри ул.

   Махсус хәрби операция Юнир тормышына үз төзәтмәләрен керткән – Бахмут юнәлешендә хәрби бурычны үтәгәндә ул минага баса һәм аяксыз кала. “Мәскәү протез-протопедия предприятиесе”нең “Уфа" филиалында Юнир Камалетдиновка яңа заманча протез ясыйлар – микропроцессорлы идарә итү мөмкин булган протез. Юнир сүзләренчә, протезда йөрү аяксыз йөрүгә караганда күпкә яхшырак   

    “Гади протезда йөрү уңайсыз иде. Һәм монысы ярдәмендә мотоцикл белән идарә итү дә уңайлырак, - дип тәэсирләре белән уртаклаша СВО ветераны.

    Юнир Камалетдиновка протезлар алырга "Ватанны саклаучылар «дәүләт фонды ярдәм иткән.

Фото: okt-neft.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас