Махсус хәрби операция
7 октябрь 2025, 04:00

Яугир сөйгәне белән кавышкан

Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗин социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә шатлыклы хәбәрләр җиткерде.

Яугир сөйгәне белән кавышканЯугир сөйгәне белән кавышкан
Яугир сөйгәне белән кавышкан

"Мин берьюлы ике яшь гаиләнең - Ыслак авылыннан Дамир белән Аннаның, шулай ук Рушан белән Радмиланың гаилә коруларына шаһит булдым. Дамир - махсус хәрби операциядә катнашып, Ватанга хезмәт итә, аның тынычлыгын һәм иминлеген саклый. Аның юлы катлаулы һәм авыр, ләкин нәкъ менә якыннарының мәхәббәте алга барырга көч бирә. Һәр яңа көн Җиңү һәм шатлык китерсен", - дигән Наил Рәшит улы.

Рушан исә Ватанны сакларга әзерләнә. Ул - үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышларга әзер булган геройларның киләчәк буыны.

"Яшел Башкортстан" акциясенә багышланган чара - безнең яшьләрнең тормышында яңа этап башлану символы булды. Алар утырткан үсентеләр, буыннар арасындагы ныклы элемтәне символлаштырып, мәхәббәт һәм бәхет агачларына әвереләчәк. Һәр гаилә гармониядә һәм үзара аңлашып яшәсен, хисләр җылысын озак еллар сакласын. Җиңү белән өйгә кайту - менә һәр солдатның төп хыялы. Геройларыбызга көч, сәламәтлек һәм сабырлык телим. Алда әле якты мизгелләр һәм шатлыклы вакыйгалар күп", - дип ассызыклаган һәм матур теләкләрен ирештергән муниципалитет җитәкчесе.

Фото: Н.Әбелгуҗинның telegram-каналыннан.

Яугир сөйгәне белән кавышкан
Яугир сөйгәне белән кавышкан
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас