Махсус хәрби операция
4 октябрь 2025, 17:10

Хәрби якташыбызның данлыклы юлы

Көрәшкә чыксаң-җиңәргә тиеш. Курку белмәс батыр «Башкир» позывнойлы яугирнең девизы әнә шундый иде.

Хәрби якташыбызның данлыклы юлыХәрби якташыбызның данлыклы юлы
Хәрби якташыбызның данлыклы юлы

2022 елның 30 сентябрендә «Башкир» позывноен алган Алмаз Сафин 76нчы десант-штурм дивизиясенең 237нче гвардия десант-штурм полкы составында махсус хәрби операция зонасына юлланган.

Якташыбыз, Русия Герое Алмаз Сафинга бүген 40 яшь тулган булыр иде. Ул яу кырларында батырларча һәлак булды.

Аның турындагы хатирәләре белән хезмәттәшләре уртаклаша. «Шагыйрь» позывнойлы яугир түбәндәгеләрне сөйләп китте.

«Херсон өлкәсендәге Геническ шәһәрендә «Башкир» белән очрашуыбызны мин беркайчан да онытмаячакмын.

Ул мин очраткан иң яхшы кешеләрнең берсе иде. Һәрвакыт үз сүзендә торды һәм һәркем турында кайгыртты. Беркайчан да хаталар җибәрүчеләрне кимсетмәде, киресенчә, үгетләде һәм ярдәм итте. Безнең взвод сугышчыларына зур җаваплылык белән карады.

Ул безнең белән күп сөйләште, өйрәтте һәм тәрбияләде. «Башкир» — минем иң яхшы командирым! Тренировкаларда ул безгә гел әйтә иде: «Барысы да беткәч, мин сезнең һәркайсыгызга кунакка килермен!» Мондый кешене белү минем өчен тормышта зур бәхет булды», — дип бәян итте ул.

Чыганак: «Республика Башкортостан».

 

 

 

Хәрби якташыбызның данлыклы юлы
Хәрби якташыбызның данлыклы юлы
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас