

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына китте. Бу хакта Башкортстан башкаласы мэры үзенең telegram-каналында хәбәр итте.
Кичә хәрбиләр өчен кирәк-яраклар белән колонна Мелитопольгә (Запорожье өлкәсенә) килде, анда яугирләргә сигез мотоцикл, БПЛА һәм хәрби билгеләнештәге башка җиһазлар тапшырылды.
"Алга таба барабыз", — дип язган Ратмир Мәүлиев.
Исегезгә төшерәбез, Ратмир Рәфил улы МХО зонасына гуманитар йөк белән агымдагы елның июлендә барган иде. Ул вакытта алгы сызыкка югары үтә торган мотоцикллар, квадрокоптерлар, генераторлар, кирәк-яраклар һәм башка милек алып барып бирелгән.
Узган елның сентябрендә Уфа мэры Курсктан МХО катнашучыларына ярдәм һәрвакыт күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте һәм алда планнар күп булуын билгеләп үткән иде.
Фото: Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевның telegram-каналыннан видео скриншоты.