

Колонна белән хәрбиләр янына алгы сызыкка муниципалитет хакимияте башлыгы Ришат Мансуров барды.
Активистлар гуманитар ярдәм итеп өч фура җыюга ирешкән. Аларга люлькалы «Урал» мотоциклы, бортлы УАЗ машинасы, ит тутырылган сигез туңдыргычлы «Газель», шулай ук агач материаллары, эчә торган су, генераторлар, исемле посылкалар һәм башка милек кергән.
"Без гуманитар йөкне мөмкин кадәр күбрәк сыйдыру һәм кирәкле әйберләрне китерү өчен җентекләп бүлдек. Һәркем бу ярдәмгә өлешен салды. Бу бәһаләп бетергесез күренеш. Ярдәм күрсәткән һәм бу эшне хуплаган һәркемгә рәхмәт", — дип язган район башлыгы Ришат Әнис улы үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.
Фото: Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуровның telegram-каналыннан.