Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү фонды эшенең мөһимлегенә басым ясады һәм районда, республикада һәм тулаем илдә барган вакыйгаларда һәр җитәкченең, халыкның ролен билгеләп үтте. Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре: Дүртөйле телевидениесе хезмәткәрләре, “Юлдаш” район гәзите журналистлары, “Өмет”, “Кызыл Таң”, “Республика Башкортостан”, “Башкортостан” басмалары бу теманы һәрчак иътибар үзәгендә тота.
Ватанга чирек гасыр хезмәт иткән отставкадагы офицер буларак та илдә барган хәрби гамәлләрне һәм вакыйгаларны йөрәгемә якын кабул итәм. Бүген мин үземнең матбугаттагы язмаларым белән алгы сызыктагы яугирләребезгә бик аз булса да булышам һәм мораль ярдәм күрсәтәм дип саныйм.
“Ватанны данлап җырлыйм” девизы астында авыл биләмәләрендә, музейларда, китапханәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә үткән очрашуда, якташыбыз, Башкортстан Республикасының халык артисты, “Әсән” позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Динәхмәтов иптәшләренең хезмәте, батырлыгы, көнкүреше, окоп тормышы, үзара ярдәмләшүе, туганнары һәм якташларыннан хатлар һәм посылкалар алганда сугышчыларның кичергән хисләре турында сөйләде. Якташларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләүче барлык хезмәтләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Матди ярдәм генә түгел, якташларыбызга мораль яктан ярдәм итү дә мөһим бит! Махсус хәрби операция зонасында үз патриотик бурычын үтәүче яугирләребезгә һәркем ярдәм итә ала.
P.S. Шәхсән мин үзем 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 июленә кадәр «Юлдаш» район гәзитендә басылган мәкаләләрем өчен алган гонорарларымны Дүртөйле районының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм фондына күчердем.
Фәнис ГАЛЛӘМОВ.