

Якташыбыз командалык иткән подразделениегә Сугышчан байрак тапшырдылар.
Якташыбыз – Русия Герое Руслан Гарифуллин командалык иткән “Корыч” бригадага Сугышчан байрак тапшырдылар. Берләшмә командирына хәрби бүләкне РФ Милли гвардия гаскәрләренең Көньяк округы командующие, генерал-полковник Игорь Турченюк тапшырды. Тантада хәрби бурычларны үтәгәндә үзләрен кыю итеп таныткан хәрбиләр катнашты. Көньяк округ составында 2023 елда оештырылган бригада инде ике ел җаваплы бурычларны үти. Ул артиллерия, танклар һәм башка бронетехника кулана.
Бригада Росгвардиянең Көньяк округы составында формалаштырылган һәм ике ел дәвамында ил мәнфәгатьләрен яклау буенча хезмәт итә, хәрби бурычларны лаеклы үти. Байракны, хәрби намус һәм батырлык символын тапшыру белән берләшмәнең елъязмасында яңа этап башланды, аны киләсе буыннар дәвам итәчәк, - дип мөрәҗәгать итте округ командующие шәхси составка. Күптән түгел бригада составына кергән Салават Юлаев исемендәге Башкорт батальоны сугышчыларына сугышчан бүләкләр тапшырдылар. Җиңү безнең кулда булачак! Алга, Салават!