Махсус хәрби операция
23 сентябрь 2025, 14:26

Башкортстан волонтерлары яугир гаиләсенә булышты

Октябрьск шәһәрендә Миңнегали Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабына махсус хәрби операциясе яугиренең гаиләсе мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан волонтерлары яугир гаиләсенә булыштыБашкортстан волонтерлары яугир гаиләсенә булышты
Башкортстан волонтерлары яугир гаиләсенә булышты

 Ярдәмгә шунда ук волонтерлар – күппрофильле көллият студентлары килгән. Алар яшелчә бакчасын казыган, участокта чүп-чарны җыештырып киткәннәр. Һәм рухи яктан да хәрбинең якыннарын бары тик яхшы сүзләр һәм ихтирам-хөрмәт белән юатканнар, җанлы әңгәмә корганнар.

Әйтергә кирәк, батыр ир-егет булган гаилә башлыклары яу кырында булганда, аларның якыннары өчен һәръяклап ярдәм дә, җылы сүз дә бик мөһим вә кадерле. Афәрин, изге йөрәкле һәм миһербан күңелле волонтёрларыбыз!

Башкортстан волонтерлары яугир гаиләсенә булышты
Башкортстан волонтерлары яугир гаиләсенә булышты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас