Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
22 сентябрь 2025, 22:52

Отпускыдан соң хәрбиләр яу кырына китте

Башкортстаннан булган махсус хәрби операция яугирләре ялдан соң алгы сызыкка кайта.  

Отпускыдан соң хәрбиләр яу кырына китте
Отпускыдан соң хәрбиләр яу кырына китте

Бүген Уфада кыска вакытлы ялдан соң хәрбиләрнең чираттагы төркеме китте. Курку белмәс батыр ир-егетләрне Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, республиканың хәрби комиссариаты һәм башкаланың Совет районы вәкилләре озатты.

Аларны озату тантанасы, гадәттәгечә «Уфа-Арена» мәйданында узды. 

«Безнең егетләр — чын патриотлар, яшь буын өчен үрнәк. Алар Ватаныбызны саклап, мөһим бурычларны намус һәм лаеклылык белән үтиләр. Без сезнең белән! Без сезгә ярдәм итәрбез һәм сезнең белән горурланабыз! Җиңү безнең якта булачак», — дип язган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Уфаның Совет районы башлыгы Айдар Базгудинов.

Отпускыдан соң хәрбиләр яу кырына китте
Отпускыдан соң хәрбиләр яу кырына китте
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас