

Күптән түгел Ринат абый республика политехник лицей-интернаты укучылары белән очрашты һәм алар белән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» үткәрде. Очрашу барышында герой үзенең хәрби юлы турында сөйләде, үз илеңнең патриоты булуның һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуның никадәр әһәмиятле булуын ассызыклады.
Күрешүнең тагы бер мөһим өлеше «Пилотсыз авиация системалары» лабораториясендә булу булды. Укучылар үз эшләнмәләрен горурлык белән күрсәттеләр. Кара диңгез акваториясендә БПЛА һәм БЭКны юк итү буенча хәрби бурычларны үтәүдә зур тәҗрибәсе булган махсус хәрби операция ветераны яшь буын белән пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм эксплуатацияләү буенча гамәли күнекмәләре белән уртаклашты. Ахырдан Ринат Вәлиев уку йорты белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуын белдерде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башкортстан Геройлары».