“Башкортстан” дәүләт концертлар залына МХО ветераннары, геройның полкташлары, туганнары, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, курсантлар, журналистлар, студентлар җыелды. Русия Герое, “Башкортстан” укчылар полкының Даян Мурзин исемендәге батальонның взвод командиры, өлкән лейтенант Илдар Филорет улы Суфияров белән хушлашу уфалыларның, республика халкының аның батырлыгы белән горурлану, геройның якыннарына карата булган ихтирам һәм теләктәшлек хисләре дулкынында үтте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Илдар Филорет улының тиңдәшсез каһарманлыгы, аңа Герой исеме бирелү тарихы хакында сөйләде. Батырның фидакарь каһарманлык, гражданлык һәм илсөярлек өлгесе буларак халык хәтерендә яшәячәге, аның исеменең үлемсезлеге хакында бәян итте. Геройның әнисенә батыр ул тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт белдерде, якыннарының кайгысын уртаклашты һәм юату сүзләре әйтте.
Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин батырның Ватан өчен һәлак булуының рухи-әхлакый кыйммәтен билгеләде, шәһитләрнең урыны оҗмахта булачагын әйтте.
Полк командирының урынбасары Александр Мельченко аның соңгы сулышына кадәр антына һәм иленә тугры булып калуы хакында сөйләде. 2024 елның 12 апрелендә аның җитәкчелегендәге взвод хәрби бурычны үтәгәндә Илдар Суфияров яралана, ләкин яу кырында кала. Бар мөмкинлекләре бетеп, берүзе калгач, бирелмәячәген әйтеп, рациядән артиллерия утын үзенә чакырта һәм блиндажга бәреп кергән дошман солдатларын соңгы гранатасы белән юк итә. Герой эзләре буйлап максатчан эзләнү нәтиҗәсендә батырның табылуы һәм туган республикага алып кайтылуы хакында хәбәр итте.
Тыныч тормыштагы нефтьче хезмәттәшләре дә, полкташлары да Илдар Филорет улының белемле, компетентлы, эшсөяр һәм батыр кеше булуы хакында сөйләделәр.
Русия Герое, полковник Денис Чернавин геройның әнисе Мәрьям Сабир кызына: ”Без барыбыз да Сезнең улларыгыз”, – диде.
Батырның улы Руслан әтисенең гадел булуы, һәрьяклап балалары өчен үрнәк булуы, аларны кайгыртуы һәм яратуы хакында сагынычлы сүзләрен әйтте. “Әти безгә гомерлек үрнәк булып калачак”, – диде ул.
Каһарман Уфаның Көньяк зиратында җирләнде.