Махсус хәрби операция
18 Сентября 2025, 10:00

Уфада МХО ветераны мәктәп укучылары белән очрашты

Уфаның Киров районындагы 126нчы санлы мәктәптә 5А сыйныф укучылары махсус хәрби операция ветераны, «Ювинталь» рок-төркеме музыканты Эмиль Ениикеев белән очраштылар.

Киров районы башлыгы Илвир Нурдәүләтов ассызыклаганча, балачактан ук ватанпәрлек хисе тәрбияләү мөһим. Аның сүзләренә караганда, әңгәмә эчкерсез һәм күңелгә ятышлы килеп чыккан.

Эмиль Еникеев яу кырындагы көннәре турында сөйләп кенә калмады, балалар белән гади һәм әһәмиятле хакыйкатьләр: гражданлык бурычы хисе, Ватанга мәхәббәт, шулай ук иң авыр минутларда ярдәм итүче чын дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында да сөйләште. Әңгәмә барышында ветеран балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде: яклаучы булу нәрсә ул, яугирләргә бөтен ил кешеләреннән хатлар һәм посылкалар белән ярдәм итү, шулай ук тыныч тормышны кадерләүнең мөһимлеге турында сүз барды. 

Илвир Нурдәвләтов сүзләренә караганда, мондый очрашулар ил өчен горурлык хис-тойгылары тәрбияләргә ярдәм итә. Конкрет мисалда балалар чын геройларның янәшә яшәвен, ә каһарманлык, батырлык һәм Ватанга мәхәббәтнең чын патриот сыйфатлары булуын күрделәр.

Сүзен йомгаклап, Киров районы башлыгы «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсаринага балалар өчен шундый мөһим очрашулар оештырган өчен рәхмәт белдерде.

 

Автор:Юлай Низаев
Читайте нас