Махсус хәрби операция
18 сентябрь 2025, 04:00

Стәрлетамак мэры махсус хәрби операция зонасына барган

Стәрлетамактан махсус хәрби операция уздыру зонасына махсус җиһазлар, төзелеш материаллары, биш транспорт чарасы һәм яугирләрнең гозерләре нигезендә җыелган башка кирәк-яраклар төялгән өч йөк машинасы илттеләр. Бу инде шәһәр тарафыннан оештырылган уналтынчы гуманитар миссия икән. 

Сәфәрдә Стәрлетамак хакимияте җитәкчесе Эмиль Шәймәрданов шәхсән катнашты, ул Донбасска баручы колоннага кушылды.

"Гуманитар конвойны Русиянең барлык 4 яңа субъектына һәм Курск өлкәсенә китердек. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Фәрит улы Газизов белән егетләребез янына барып, алар белән аралаштык. Автомобильләр, дроннар, төзелеш материаллары, электр инструментлары һ.б. әйберләр төялгән өч фураны да якташларыбызга тапшырдык. Бу 16нчы гумконвойны, һәрвакыттагыча, егетләрнең ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырдылар, шул исәптән адреслы ярдәмнәр дә булды. Егетләребездән барлык стәрлетамаклыларга, шәһәребезнең барлык предприятиеләренә һәм оешмаларына, волонтерларга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шәһәрнең шундый көчле ярдәме һәм егетләрнең ватанпәрвәр рухлы кәефе белән башкача була да алмый. Җиңү безнең кулда булачак", - дип язып үтте Эмиль Владиславович.

Автор:Юлай Низаев
Читайте нас