Махсус хәрби операция
17 сентябрь 2025, 16:00

Башкортстанннан булган минометчыны Жуков медале белән бүләкләделәр

Белокатай районыннан булган махсус хәрби операция яугире хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык, профессиональлек һәм хәрби бурычка вә антка тугрылык күрсәткән.

Башкортстанннан булган минометчыны Жуков медале белән бүләкләделәрБашкортстанннан булган минометчыны Жуков медале белән бүләкләделәр
Башкортстанннан булган минометчыны Жуков медале белән бүләкләделәр

Белокатай районыннан мобилизацияләнгән "Хуса" позывнойлы Артур Хөснуллин фронтта миномет расчеты командиры булып хезмәт итә. Хәрби турында муниципалитет хакимиятендә сөйләделәр.

Артур Хөснуллин беренче көннәрдән үк үзен катлаулы ситуацияләрдә дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле, грамоталы һәм тәҗрибәле командир итеп таныткан. Махсус операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Суворов, генерал Шайморатов һәм "Махсус хәрби операциядә катнашу өчен" медальләре белән бүләкләнгән

Элегрәк Благовещен районыннан мобилизацияләнгән "Амур" позывнойлы яугир "Хәрби батырлык өчен", генерал Шайморатов һәм Жуков медальләре белән хөрмәтләнүе турында хәбәр иткән иде.

Фото: Белокатай районы хакимиятенең telegram-каналы.

Башкортстанннан булган минометчыны Жуков медале белән бүләкләделәр
Башкортстанннан булган минометчыны Жуков медале белән бүләкләделәр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас