Махсус хәрби операция
17 сентябрь 2025, 15:29

Башкортстан яугирләре дәүләт ярдәменең яңа чараларыннан файдаланачак

Махсус хәрби операция яугирләренең тәрбиягә алган балалары аерым квота кысаларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укытуның бюджет формасындагы студентлары булу мөмкинлегенә ия булачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

Башкортстан яугирләре дәүләт ярдәменең яңа чараларыннан файдаланачакБашкортстан яугирләре дәүләт ярдәменең яңа чараларыннан файдаланачак
Башкортстан яугирләре дәүләт ярдәменең яңа чараларыннан файдаланачак

Хәзерге вакытта югары уку йортларына кергәндә ташламалар хәрбиләрнең үзләре һәм аларның балалары өчен гамәлдә. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренә караганда, ярдәм чарасын аларның тәрбиягә алган ул-кызлары өчен дә гамәлгә кертергә кирәк.

"Аларны шулай ук махсус операциядә катнашучы — баланың үги әтисе булган гаиләләргә дә тарату гадел булачак", — дип билгеләде парламентарий.

Мондый ярдәм чарасы турында хәрбиләрнең туганнары ил Президенты Владимир Путин һәм "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды хезмәткәрләре белән очрашканда сорадылар, дип ачыклык керттеләр РФ парламентының түбән палатасында.

Искәртеп үтик, бүгенге көндә Башкортстанда МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә.

Фото: "Башинформ".

Башкортстан яугирләре дәүләт ярдәменең яңа чараларыннан файдаланачак
Башкортстан яугирләре дәүләт ярдәменең яңа чараларыннан файдаланачак
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас