Махсус хәрби операция
12 сентябрь 2025, 12:56

МХО офицерлары Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае эше белән таныштырды

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтае рәисе Константин Толкачев «Башкортстан Геройлары» кадрлар проектында катнашучылар Денис Чернавин һәм Мәҗит Байдәүләтов белән очрашты.

МХО офицерлары Корылтай эше белән таныштыМХО офицерлары Корылтай эше белән танышты
МХО офицерлары Корылтай эше белән танышты

Константин Толкачев хәрбиләргә республиканың закон чыгару органы эше, аның тарихы, функцияләре һәм структурасы турында сөйләде, шулай ук депутатларның эшен оештыру белән таныштырды.

Денис Чернавин һәм Мәҗит Байдәүләтов, үз чиратында, алгы сызыктагы хезмәтләре турында сөйләделәр һәм «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасында катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әлеге проектта аларның остазлары - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм БР Башлыгы администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев икән.

«Без бу кадрлар программасы белән зур өметләр баглыйбыз, — дип билгеләп үтте Константин Толкачев. - Анда катнашучылар - батыр, тәвәккәл кешеләр, чын патриотлар. Алар Ватанга кулларына корал тотып хезмәт иттеләр, ә хәзер тыныч хезмәт белән хезмәт итәргә әзер, республика файдасына эшлиләр. Остазлар буларак безнең бурыч — аларга бу омтылышта ярдәм итү, потенциалны тормышка ашырырга ярдәм итү. Ышанам ки, республиканың идарә итү командасы яңа перспективалы кадрлар белән тулыланыр».

Исегезгә төшерәбез, полковник Денис Чернавин махсус хәрби операция зонасында «Бродяга» позывныйлы астында аерым вертолет полкы белән командалык иткән. Өч «Батырлык» ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аннары Русия Герое исеме Президент Владимир Путин Указы белән Денис Чернавинга 2023 елның 31 июлендә бирелгәнен дә яхшы хәтерлибез.

Мәҗит Байдәүләтов командир урынбасары — «Зверь» позывнойлы мотоукчы полк штабы начальнигы булып хезмәт иткән. «Батырлык» ордены, «Батырлык өчен» һәм Суворов медальләре белән хөрмәтләнгән.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтае.

МХО офицерлары Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае эше белән таныштырды
МХО офицерлары Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае эше белән таныштырды
Автор:
Читайте нас