Махсус хәрби операция
12 сентябрь 2025, 06:24

“Җиңүнең мобиль театры”

"Дебют" Уфа балалар иҗаты үзәге президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә “Җиңүнең мобиль театры”н эшләтеп җибәрде.

“Җиңүнең мобиль театры”“Җиңүнең мобиль театры”
“Җиңүнең мобиль театры”

 

"Дебют" Уфа балалар иҗаты үзәге президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә “Җиңүнең мобиль театры”н эшләтеп җибәрде. Әлеге социаль проект кысаларында быелның сентябрь һәм октябрь айларында Уфа мәктәпләрендә башкала укучылары өчен Борис Васильевның «А завтра была война» әсәре буенча хәрби-драматик спектакль күрсәтү оештырылачак. Спектакльдә СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары катнаша.

-Проект патриотик тәрбиягә, театр сәнгатен үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, яшь буынны тарихи хәтернең мөһимлеген аңларга рухландыра, - ди Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы Азат Батыршин.

Проект җитәкчесе Вероника Чикарлеева әйтүе буенча, "Җиңүнең мобиль театры" проектының уникальлеге Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек күчмә театр оештыруда. Мобиль театр бригадалары Бөек Ватан сугышы елларында аерым роль уйнаган. Алар алгы сызыкта сугышучыларның рух ныклыгын тәэмин итеп, ул катлаулы елларда миллионлаган совет кешеләренә матурлыкны күрергә, аңа кагылырга мөмкинлек биргән.

- Яшь буын өчен аңлаешлы формада безнең театр шул чорның фаҗигале вакыйгалары турында сөйли. Дөньяның кыйммәтен күрсәтә һәм йөрәкләрдә горурлык һәм патриотизм, батырлыкны хөрмәт итү, гражданлык җаваплылыгы хисе уята. Театр коллективының эше һәм әлеге проект актер Василенко Виктор Викторовичның (2002-2024 еллар) Лугансктагы сугыш кырларында батырларча һәлак булган батырлыгына, шулай ук сугыш һәм СВО елларында һәлак булган барлык геройларга багышланган, - ди ул.

"Дебют" үзәгенең "Сияй" театр студиясе спектакльне июль аенда «Росинка» балалар сәламәтләндерү лагеренда күрсәтте. Проект кысаларында августта үзәктә «Бәхет формуласы» иҗади слетында катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Проект быел октябрь аенда тәмамланачак.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас