

Чираттагы гуманитар ярдәм партиясе белән алгы сызыкка ике "Нива" автомашинасы, агач материаллары белән "КамАЗ", җылы әйберләр, медикаментлар, азык-төлек, балалардан хатлар һәм рәсемнәр җибәрелде.
"Ватандаш яугирләрнең гади, әмма анда нык кирәкле әйберләрне чын күңелдән кабул итүләрен күрү — бәһасез", — дип билгеләп үтте социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында район башлыгы Динис Радис улы.
Ул үзенең 10нчы сәфәре соңгысы түгел икәнлегенә ышандырды: мөмкинлек һәм кирәк булганда йөрүен дәвам итәчәк.
"Бу сәфәрләр — кирәк-яраклар белән йөкләр китерү генә түгел. Бу энергия алмашу, ярдәм итү, хәрби якташларыбызны хәтерләүләре, яратулары һәм өйдә көтүләре турында искә төшерү. Бу минем өчен чынбарлыкка шәхсән кагылу, чынлыкта ниләр барганын аңлау һәм уртак эшкә үз өлешемне кертү мөмкинлеге", — дип ассызыклап үткән муниципалитет җитәкчесе. — Анда безнең ярдәмгә мохтаҗ якын кешеләребез, курку белмәс батырларыбыз. Һәм мин бу зур һәм бердәм команданың бер өлеше булуыма бик шатмын. Фронт өчен ярдәм җыярга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм".
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Динис Йосыповның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.