Махсус хәрби операция
10 сентябрь 2025, 06:23

Нәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаев яу кырына барганнар

Башкортстанның халык артистлары һәм волонтёрлары махсус хәрби операция зонасына барган. Легендар Нәзифә Кадыйрова һәм Гали Алтынбаев волонтёрлары белән бергә алгы сызыкка гуманитар йөк ташыдылар һәм популяр җырларын башкардылар.

Нәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаев яу кырына барганнарНәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаев яу кырына барганнар
Нәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаев яу кырына барганнар

Алгы сызыкка сәфәрне "Масксети Щит Уфа" волонтёрлар хәрәкәте җитәкчесе Зилә Фәттахова оештырды. Ул хәрбиләрдән маскировка челтәрләренә һәм кием-салымга запрос килүен сөйләде, ләкин якын арада бу юнәлешкә гуманитар конвойлар көтелмәгәнлектән, шуңа күрә үзләренә барырга туры килүен дә ассызыклый.

"Нәзифә Җәват кызы һәм Гали Мансур улы безнең өмәләрнең берсендә катнаштылар һәм волонтерлар арасында хөкем сөргән атмосфера, игелек һәм иҗат энергетикасы белән сугарылдылар. Алар махсус хәрби операция зонасына җыенуыбызны белгәч, безгә кушылырга булдылар. Күренекле шәхесләрнең, сәхнә осталарының омтылышын бик теләп хупладык, чөнки яугирләргә мораль ярдәм дә бик кирәк икәнен беләбез. Безнең зур булмаган команда шулай формалашты", - диде Зилә Фәттахова.

Башкортстан яугирләренең үтенеченә "Шьем и вяжем для наших Башкортостан", "Надежный тыл", "Супы из Башкирии" берләшмәләреннән волонтерлар битараф калмаган. Конвойны халык фронты вәкилләре Радик Яруллин һәм Фидан Баянов озата бардылар.

Гуманитар ярдәмнән тыш, хәрбиләр өчен яраткан артистлар башкаруындагы җырлар мөһим булды. Аларның сәнгате туган якларыннан чын күңелдән ихлас сәлам, ә башка төбәкләрдән килгән солдатлар һәм офицерлар өчен кояшлы һәм кунакчыл Башкортстанның киң күңелле һәм бердәмлеген янә бер кат исбат итте.

"Бу искиткеч тулы бердәмлек хисе, мондый минутларда "без бергә" сүзләренең бөтен тирәнлеген аңлыйсың. Бер мизгелгә генә булса да борчылуларын онытып, җырлар көенә һәм тылсымлы тавышка чумган яугирләрнең көлүләре һәм шатлыклары бик кыйммәт тора. Саубуллашканда, һәркем кул кысышу өчен кулын суза иде, бу кулларның бер — берсенә кагылуы гына түгел, җан бердәмлеге дә иде", - дип билгеләп үтте Фәттахова.

Сәфәр вакытында волонтерлар госпитальдә һәм "Башкортостан" полкының бер бүлекчәсендә булдылар. Ә Тарас Шевченко исемендәге Мәдәният сараенда татар мәдәнияте клубы артистлары белән Донецк халкы өчен концерт куйдылар.

Башкортстан Республикасында Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин волонтерларга рәхмәт белдерде һәм аларның чын ватанпәрвәрләр булуын билгеләп китте. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, яу кыры зонасына 15 тоннадан артык төрле йөк, шул исәптән волонтерлар үргән маскировка челтәрләре белән гуманитар конвой илткәннәр иде.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Нәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаев яу кырына барганнар
Нәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаев яу кырына барганнар
Автор:
Читайте нас