Махсус хәрби операция
10 сентябрь 2025, 13:20

Белоретта Герой партасы тантаналы төстә ачылды

Белорет каласының 8нче санлы мәктәбендә абыйлы-энеле Андрей Һәм Владимир Васильковлар хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы үтте.

Белоретта Герой партасы тантаналы төстә ачылдыБелоретта Герой партасы тантаналы төстә ачылды
Белоретта Герой партасы тантаналы төстә ачылды

Владимир һәм Андрей хәрби офицерлар, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә алгы сызыкталар. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм хәрби бурычларын лаеклы үтәгәннәре өчен абыйлы-энеле Васильковлар югары дәүләт наградаларына лаек булган. Тантанада офицерларның әти-әнисе Александра Александровна һәм Иван Михайлович та катнашты.

Герой партасын ачу тантанасы вакытында Андрей Васильков үзенең видео мөрәҗәгатендә бөтен балаларны яңа уку елы башлануы белән котлады. Ватан иминлеге сагында торган Андрей Ивановичка һәм Владимир Ивановичка рәхмәт белдерәбез. Җиңү белән кайтыгыз, егетләр! Сез безнең горурлык. Шундый батыр йөрәкле Ватан сакчыларын тәрбияләгән ата-аналарга ихлас йөрәкән зур рәхмәт әйтәбез.

Фото чыганагы: Азат Хәкимовның "Телеграм"дагы сәхифәсе.

Белоретта Герой партасы тантаналы төстә ачылды
Белоретта Герой партасы тантаналы төстә ачылды
Автор:
Читайте нас