Махсус хәрби операция
9 сентябрь 2025, 05:47

“Шүрәле" костюмын тегү – чыгымлы эш: грант бәйгеләрендә катнашу ярдәм итә"

Шулай ди “Чиста Уфа” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Елена Воробьева.

vk.com/chistay_ufavk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa

Бүген дөнья шулай корылган: нинди эшкә тотынсаң да акча кирәк. Бигрәк тә коммерциягә карамаган оешмаларга ният иткән эшләрен тормышка ашыру авырга төшә. Алай да мондый оешмалар өчен финанслар алу мөмкинлеге бар – ул грантлар бәйгеләрендә катнашу. Ә алар бик күп. Иң эре федераль конкурсларның берсе – Президент грантлары фонды бәйгеләре.

Махсус хәрби операциядәге разведчиклар һәм снайперлар өчен маскировка костюмнары әзерләүче “Чиста Уфа” коммерцияле булмаган автоном оешмасы быел нәкъ әлеге бәйгедә катнашып караган һәм җиңүгә ирешкән. Халыкның экологик башлангычларына ярдәм итү буенча “Чиста Уфа” директоры Елена Воробьева әйтүенчә, алар конкурста “Алга Леший Башкортостан 2025” исемле проект белән катнашкан.

– “Шүрәле” дип аталган костюмнар махсус хәрби операция зонасында сугышчыларның гомерен саклап калуга ярдәм итә. Шуңа аларга ихтыяҗ зур. Сугышчылардан һәм командирлардан безгә сораулар даими килеп тора, – диде әңгәмәдәшем.

Чалбар һәм курткалар кеше тәненең формасын яшерерлек итеп тегелә. Бу эш тегү эше буенча технологлар белән киңәшләшеп башкарыла.

– Бүген әзер маскировка костюмнарын сатып алырга мөмкин, әмма фабрика костюмнары тегелешендә катгый кабатланулар бара һәм пилотсыз очу аппаратлары аларны тиз арада таный ала. Кулдан тегелгән костюмнар һәрберсе үзенчәлекле, аларда кабатланулар юк. Шуңа дошманның дроннары һәм коптерларына аларны тану бик катлаулы, – дип аңлатты Елена Воробьева.

Аның әйтүенчә, бу эштә аларга хәрбиләр үзләре дә ярдәм итә.

– Алар безнең костюмнарны сугыш яланында тикшерә. Сынаулар күрсәтүенчә, дрон операторы 60 метрдан маскировканы аермый, бу безнең егетләрнең гомерләрен саклап кала. Сугышчылар белән элемтәдә торабыз, аларның киңәшләрен исәпкә алып, эшләнмәләрне даими камилләштерәбез. Костюмнар ясау процессы – тулы бер фән. Һәр эшләнмә билгеле бер ландшафтка туры китереп әзерләнә. Костюмнар ясау һәм тегү – махсус шартлар, тәҗрибә һәм бик күп көч таләп итә торган эш. Һәркем аны тегә алмый, – дип сөйләде Башкортстанда беренче волонтерлык экологик хәрәкәте директоры.

Маскировка костюмнары тегү эшендә катнашучылар һәр чәршәмбе Уфаның Әй урамы, 84 адресы буенча 17.00дән 22.00 сәгатькә кадәр җыела. Әлеге проектка теләгән һәркем кушыла ала. Тегү осталыгы булмаганнарга да эш җитәрлек диде Елена ханым: тукыма кисүчеләр дә, төймәләр тагып торучылар да кирәк. Шулай ук биредә саклау беләзекләре дә үрәләр. 

Мондый костюмнар тегү катлаулы гына түгел, ә бик чыгымлы да.

– Без моңа кадәр дә киемнәр тегә идек. Аларны тегү өчен материаллар сатып алу шактый кыйммәткә төшә. Шуңа грант бәйгеләрендә катнашып торабыз. Бу инде бишенче җиңүебез. Моңа кадәр Уфа шәһәре Мэрының грантын алган идек, – диде Елена Александр кызы.

Аның ярдәмендә 50ләп маскировка костюмнары тегеп, МХО зонасына җибәргәннәр. Хәзер инде Президент грантлары фондының 2025 елда икенче бәйгесендә җиңгән акчага 120 маскировка костюмы тегүне максат итеп куялар.

***

Әйткәндәй, 1 сентябрьдән Президент грантлары фонды, Президент табигать фонды конкурсларына гаризалар кабул ителә башлады. Шулай ук иң актуаль һәм кызыклы проектлар Президентның Мәдәни инициативалар фонды, Потанин фонды һәм башкалар тарафыннан хуплана.

Мондый проектларда катнашырга икеләнеп йөрүчеләр өчен яхшы яңалык – 16 сентябрьдә Уфада җәмәгать активистларының коммерцияле булмаган оешмаларның “ТоНКО” төбәкара слеты узачак. Чара Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды һәм Башкортстан Иҗтимагый палатасы Аппаратының Иҗтимагый проектлар ресурс үзәге ярдәмендә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына үткәрелә.

Слет программасында хезмәттәшлекне үстерүгә, квалификация күтәрүгә һәм коммерцияле булмаган оешмалар челтәрен ныгытуга ярдәм итүче укыту семинарлары, социаль проектлау, краудфандинг буенча танылган экспертлардан мастер-класслар, күргәзмәләр, дискуссияләр карала. Анда төрле төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләре белән танышырга мөмкин булачак.

Слетта катнашу өчен 10 сентябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча алдан мәҗбүри теркәлү кирәк: clck.ru/3NwtiL.

 Чара Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә (Уфа шәһәре, Киров урамы, 15 йорт) 10.00-16.00 сәгатьтә үтәчәк. Катнашучыларны 09.00 сәгатьтә терки башлыйлар. 

vk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa
vk.com/chistay_ufa
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас