

Русия Герое, РФ атказанган хәрби очучысы Риф Сәхәбетдинов Шәйморатов исемендәге орденга лаек булды. Бүләкне БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров тапшырды.
— Безнең искиткеч якташыбыз, Чишмә районында туып үскән, гомере буе илебезгә хезмәт иткән, күп кенә кораллы конфликтларда катнашкан Русия Федерациясе Герое бар, — диде Башкортстан Башлыгы тантана вакытында. — Без Сәхабетдинов Риф Рәис улын генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләргә карар кылдык.
Мәртәбәле бүләкне кабул иткәндә, Риф Сәхабетдинов, аерым алганда, болай диде:
— Мин бүген республика Башлыгы кулыннан әлеге орденны алуыма бик горурланам. Бу минем өчен зур дәрәҗә. Һәм мине Башкортстан Республикасы өчен тагын да күбрәк эшләргә мәҗбүр итә, — дип ассызыклады ул.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: трансляциянең стоп-кадры.