Махсус хәрби операция
8 сентябрь 2025, 06:00

Уфадан яу кырына "Башкортостан" полкы хәрбиләрен озаттылар

Кыска вакытлы ялдан соң Уфадан алгы сызыкка "Башкортостан" 31нче мотоукчылар полкы подразделениеләреннән һәм мобилизацияләнгән хәрбиләрнең зур төркеме китте.

Уфадан яу кырына "Башкортостан" полкы хәрбиләрен озаттыларУфадан яу кырына "Башкортостан" полкы хәрбиләрен озаттылар
Уфадан яу кырына "Башкортостан" полкы хәрбиләрен озаттылар

Махсус хәрби операция яугирләрен озату тантанасы "Уфа-Арена" каршындагы мәйданда узды. Башкортстан башкаласын каплап алган салкынлык һәм җил хатын-кызларны, ата-аналарны һәм балаларны үз ирләренә ныграк сыенырга этәргән кебек булып та тоелды. Ләкин көзге һава начар һәм юеш булуга карамастан, мәйданда көлү һәм шатлыклы сөйләшүләр дә ишетелә иде. Хәрбиләр бер-берсен каты кул кысышып һәм үткен, ләкин яхшы шаяртып каршы алдылар.

Хәрбиләрне күркәм традиция буенча Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов озатып калды. Ул курку белмәс батыр ир-егетләргә һәм аларның туганнарына сәламнәр һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Уфадан яу кырына "Башкортостан" полкы хәрбиләрен озаттылар
Уфадан яу кырына "Башкортостан" полкы хәрбиләрен озаттылар
Автор:
Читайте нас