Махсус хәрби операция
8 сентябрь 2025, 18:48

МХО ветераны йортында «Умный дом» системасын урнаштырганнар

Ир-ат тавыш командалары ярдәмендә ут һәм электр приборларын кабыза һәм сүндерә алачак.

МХО ветераны йортында «Умный дом» системасын урнаштырганнарМХО ветераны йортында «Умный дом» системасын урнаштырганнар
МХО ветераны йортында «Умный дом» системасын урнаштырганнар

Учалы районында алгы сызыкта каты яраланган махсус хәрби операция ветераны Газинур Юлмөхәммәтовның торагын «Умный дом» системасы белән җиһазлаганнар. Эшне БР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторлары оештырган.

Газинур Юлмөхәммәтов махсус хәрби операциягә 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация барышында китте. Хәрби бурычны үтәгәндә мина шартлавы нәтиҗәсендә җәрәхәтләргә дучар була һәм инвалид булып кала.

Яңа система куюдан тыш, йортта кухня гарнитурын алыштырганнар һәм яугирнең өйдәге эш урынын яхшыртканнар.

«Ватанны саклаучылар» фондына һәм социаль координаторга мине онытмаганнары өчен зур рәхмәт. Шулай булышканда, гадәти тормышка кайту күпкә җиңелрәк», — дип уртаклашты Газинур ага Юлмөхәммәтов.

Элегрәк Башкортстанда инвалид ветераннарга кул белән идарә ителә торган автомобиль биргәннәр иде.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

МХО ветераны йортында «Умный дом» системасын урнаштырганнар
МХО ветераны йортында «Умный дом» системасын урнаштырганнар
Автор:
Читайте нас